Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 21:32

Русия президенты Дмитрий Медведев дәүләт түрәләре зур ширкәтләрнең җитәкчелегеннән китәргә тиеш, дип белдергән иде. Татарстан түрәләрен бу хәл читләтеп үтәр сыман.


Март ахырында Русия президенты җитәкчелегендә Магнитогорски шәһәрендә үткән бер җыелышта Дмитрий Медведев әйткән сүзләр зур түрәләргә аяз көнне яшен суккандай тәэсир иткән иде. Президент сүзләренчә, эре ширкәтләрнең директорлар шурасы җитәкчеләре дә булган түрәләр, зур ширкәтләрнең җитәкчелегеннән китәргә тиеш.

Сечин “Роснефть” җитәкчелегеннән китте

Медведев боерыгын Мәскәү түрәләре үти башлады инде. Әйтик, Русия хөкүмәтенең вице-премьеры Игорь Сечин “Роснефть” ширкәтенең директорлар шурасы рәисе вазифасыннан китте.

Русия президентының әлеге таләбе илдәге инвестиция климатын яхшыртуга юнәлтелгән масштаблы программаның бер өлеше булып тора. Белгечләр фикеренчә, түрәләр үз куллары астында булган ширкәтләрнең җитәкчелегеннән киткән очракта реаль көндәшлеккә дә юллар ачыла.

Моның белән беррәттән, бәйсез түрәләр идарә итә торган ширкәтләргә, бигрәк тә дәүләт корпорацияләренә, инвесторлар да теләп килә, дип белдерә финанс белгечләре.

Татарстанда түрәләр китәргә ашыкмый

Тик Татарстанда түрәләр эре дәүләт компанияләренең директорлар шурасы җитәкчелегеннән китәргә ашыкмый.

“Казаноргсинтез” ачык акционерлык җәмгыятенең еллык җыелышыннан соң уздырылган матбугат җыелышында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың эре компанияләрендәге җитәкче урыннарда түрәләрнең булуы оператив карарлар кылырга һәм эре ширкәтләрне модернизацияләү процессын тормышка ашырырга ярдәм итә, дип белдергән иде.

Республика президенты моңа мисал итеп, 4 миллиард долларлык инвестицияләр җәлеп иткән Түбән Камадагы ТАНЕКО нефть эшкәртү комплексын күрсәткән иде.

"Әгәр хәзер мин ТАНЕКОның директорлар шурасы рәислегеннән китәм дип белдерсәм, бу карарымны базар ничек итеп кабул итәр икән? дип әйткән иде ул. Аның сүзләренчә, кайбер ширкәтләр киресенчә директорлар шурасы рәисе вазифасына дәүләтнең эре түрәләре билгеләнүне таләп итә икән.

“Дәүләт икътисади гаделлекне тәэмин итәргә тиеш”

Исемен әйтергә теләмәгән, милләте белән татар икътисад фәннәре докторы сүзләренә караганда, либераль экономикада дәүләт эшкуарлык системасыннан читтә торырга тиеш.

Чөнки дәүләт нәтиҗәле һәм табышлы эшли торган идарәче түгел. Дәүләт контрольдә тотучы һәм гаделлекне саклаучы гына булырга тиеш. Ә икътисади эшләрне кем әйбәт булдыра ала – шул башкарырга тиеш. Бу исә базар шартларында көндәшлек белән билгеләнә. Менә шушы көндәшлек шартларын тудыру дәүләтнең вазифасы булып тора.

Әмма Русия икътисады әле андый дәрәҗәгә ирешмәгән. Русия икътисадының аерым шартлары бар: зур территория, коммунизм, социализм шартларыннан калган икътисади система хөкем сөрә. Хәл әкренләп үзгәрсә дә, барыбер үзенчәлеген саклап кала, дип саный ул.

“Тауар сыйфаты артсын өчен дәүләт эшкуарлыктан ерак торсын”

"Икътисадта ышаныч, психология дигән нәрсә бик зур роль башкара. Русиядә дөнья икътисадында ярыша алырлык тауарлар җитештерелмәгәч, профессиональ җитәкчеләрне дә бар дип әйтеп булмый. Моның өчен вакыт кирәк, яхшы икътисад йортлары кирәк.

Икътисадның хосусый нигездә, базар шартларына күрә эшләве кирәк. Дәүләт эшкуарлыктан ерак торган саен көндәшлек тә, тауарның сыйфаты да арта", ди ул.

Миңнехановның “Татнефть”тән китүе ширкәткә ничек тәэсир итәр иде?

Әлеге икътисад белгече фикеренчә, Миңнехановның “Татнефть” директорлар шурасы рәислегеннән китүе ширкәтнең көндәшлелек сәләтен киметер иде. Чөнки Миңнехановның уңышлы җитәкче дигән исеме чыккан. Әгәр ширкәт җитәкчелегендә танылган исем булмый икән, ширкәткә ышаныч та кими.

Русиянең эре ширкәтләренең җитәкчеләрен алмаштыру – бары тик бер сәяси карар гына, ди исемен әйтергә теләмәгән икътисад фәннәре докторы.

Беренче июльгә кадәр эре корпорацияләрнең директорлар шурасы җитәкчеләрен сайлау үтәчәк. Аларның үз кешеләре белән вазифаларын башкара башлаулары да бераз вакыт таләп итәчәк. Шуңа күрә Русия президентының боерыгының тәэсире бер елдан да алда сизелмәячәк, дип белдерә финанс белгечләре.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG