Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 17:51

26 апрель көнне Мәскәүдә тууына 125 ел тулу уңаеннан бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга тантаналы рәвештә, күпсанлы халык катнашында һәйкәл ачылды.

Тукайга Мәскәүдә һәйкәл кую турында карар Мәскәү хөкүмәте тарафыннан 2004 елда ук кабул ителгән булуга карамастан, бу эшләр озак еллар урыныннан кузгалмый торды. Килешү буенча нигез салуның финанс ягын кайгыртырга тиеш булган Мәскәү хөкүмәте кирәкле дәрәҗәдәге ярдәмне күрсәтмәгән. Эшнең финанс ягы да Татарстан белән татар эшкуарлары җилкәсенә төшкән.
Азат Вәлиев чыгыш ясый








Ниһаять, Тукайның юбилеена 20 көнләп вакыт калгач, бу эшләргә Азат Вәлиев җитәкчелегендәге СУПР ширкәте алынды. Дүрт метр тирәнлектәге нигез салу, һәйкәл янына граниттан ясалган утыргычлар кую, бер кварталга якын урынны төзекләндерү, чирәм, фонарьлар белән әйләндереп алу, кирпечләрдән һәйкәл янына кечкенә мәйдан салу эшләрен әйтеп бетергесез тизлек белән һәм сыйфатлы итеп башкарып чыктылар. Бу каһарманлыгы өчен хөрмәт йөзеннән Азат Вәлиевнең исеме һәйкәл артына гранитка скульптор Салават Щербаков исеме белән беррәттән язылып куелган. Анда шулай ук һәйкәл салу хакында Татарстан һәм Мәскәү хөкүмәтенең карары турында да мәгълүмат бар.
Скульптор Салават Щербаков чыгыш ясый


Бу урыннан ерак түгел генә православ чиркәве булганга күрә, эшләр башлангач, рус милләтеннән булган кайбер кешеләрнең: “Нигә бирегә чиркәү янына татарны утыртып куясыз, без аны шартлатачакбыз”, дип әйтүчеләре дә булган. Азат Вәлиевнең әйтүенә караганда бу сүзләрне ишеткән бер полиция хезмәткәре ул кеше янына килеп: “Сезнең исемегез ничек, кайда яшисез, әгәр дә һәйкәл белән берәр нәрсә була калса, иң беренче чиратта, сезгә киләчәкбез,” дип куркыткан.

Ничек кенә булмасын, һәйкәл ачылган көнне чиркәү кыңгыравы вакыт-вакыт тавышланып алса да, янап сүз әйтүчеләр булмады.
Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сүз ала


Һәйкәлне ачу тантанасына Казаннан да, Мәскәүдән дә бик күп кунаклар килгән иде. Әле ачылганга кадәр яшел тукымага төренгән һәйкәл янындагы махсус сәхнәгә Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин, Мәскәү думасы рәисе Владимир Платонов, Русия мәдәният министры урынбасары Андрей Бусыгин, Татарстанның вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Төркиянең Русиядәге илчесе Аннан Сезгин, Азәрбайҗан илчесе Полат Бюль-Бюль оглы, армия генералы Мәхмүт Гәрәев, милли- мәдәни мохтарият рәисе Рәсим Акчурин һәм башкалар күтәрелде.
Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин чыгышы


Ачылыш тантанасын Казанның Габдулла Кариев исемендәге яшьләр театры төркеме алып барды.

Фәрит Мөхәммәтшин үзенең чыгышында: ”Бу көннәр бик тә истәлекле, тарихи көннәр. Беренчедән үзебезнең Казаныбызда гына түгел, бөтен Русиядә, аның башкаласы Мәскәүдә халкыбызның иң абруйлы, иң яраткан шагыйребезнең 125 еллык юбилее уза. Икенчесе, менә шушы Мәскәүдә бөек шагыйрьгә һәйкәл ачабыз”, диде. Һәм ул Тукайның “Китмибез!” дип аталган шигыреннән өзек тә сөйләде.

Фәрит Мөхәммәтшин тантанага килгән халыкны Татарстан исеменнән котлап: “Әйдәгез, һәйкәлне ачыйк та, барыбыз да бергә шатланыйк әле”, дип, “Аллага тапшырдык” дигән сүзләр белән Тукай һәйкәлен аны каплаган яшел тукымадан арындырды. “Бу һәйкәл ачылу белән Русиядә тынычлык, тотрыклылык булуга бер адым ясалды”, дип тә өстәде.
Тукайга һәйкәл ачылды


Һәйкәл ачылганнан соң, Резедә Галимова башкаруында Габдулла Тукай сүзләренә язылган “И мөкаддәс моңлы сазым” җыры яңгырады.

Мөхәммәтшиннан соң сүзне Мәскәү думасы рәисе Владимир Платонов алды. Ул, Мәскәүдә һәйкәл ачылу күп төрле карарларны таләп иткән катлаулы эш, дип башлады сүзен. Мәскәүнең күпмилләтле шәһәр булуы йөзләрдән генә түгел, аның урамы исемнәреннән дә күренә: Зур татар урамы, Олы Ордынка һәм башка урамнар.”Габдулла Тукайны без танылган рус шагыйрьләре тәрҗемәсендә беләбез. Ул да рус классикларын татар теленә тәрҗемә иткән”, диде. Киләсе елга Муса Җәлилгә һәйкәл ачу да планда тора, дип тә белдерде.
Тукайга – чәчәкләр


Русиянең мәдәният министры урынбасары Андрей Бусыгин: “Бу көннәрдә тантаналар Казан, Мәскәүдә генә түгел Русиянең күп төрле шәһәрләрендә узу белән бергә, Төркиядә, Таиландта, Бельгиядә конференцияләр дә уза”, диде. Ул Тукай һәйкәле янындагы ярымтүгәрәк итеп ясалган гранит утыргычларны Казан университеты каршындагы Ульянов һәйкәле янына куелган “таба” дип исем бирелгән утыргычлар белән чагыштырды. “Биредә дә туктап ял итүчеләр күп булыр дип уйлыйм”, диде Бусыгин.

Һәйкәл ачылышында шулай ук Полат Бюль-Бюль оглы, Төркия илчесе, Равил хәзрәт Гайнетдин һәм башкалар чыгыш ясады. Равил хәзрәт: ”Габдулла Тукайның җиде буын нәселе муллалар булган, аның зыялы, укымышлы, мәгърифәтле булуы нәселдән килә”, диде. Ул шулай ук, Габдулла Тукай халкын яраткан кебек, үзенең Ватаны Русияне дә яраткан. Чөнки Русия безнең дә Ватаныбыз. Ул юкка гына “Китмибез!” дигән шигырь язмаган дип, шигырьне тулысы белән яттан сөйләп ишеттерде.
Һәйкәл ачылышта халык күп иде


Халык алдында шагыйрьләр дә чыгыш ясады. Тукай бүләге иясе, халык шагыйре Равил Фәйзуллин “Яздан аерып булмый Тукайны” дигән шигырен укыды.

Рәсми тантанадан соң мәдәни үзәктә халык белән очрашуда шагыйрьләр Рәзил Вәлиев, Ркаил Зәйдулла һәм яшь шагыйрьләр чыгыш ясады. Шулай ук яшьләр театры төркеме белән берлектә популяр җырчылар – Резедә Шәрәфиева, “Казан егетләре” төркеме концерт программасы күрсәтте.

Һәйкәлдә шагыйрьнең туган көне дә, юбилее турында да мәгълүмат юк
Программа тыгыз булуга карамастан, танылган хокук яклаучы Мөхәммәт Миначев, сәхнәгә чыгу җаен табып, президент Медведевтан татар теленә икенче дәүләт теле статусы бирүне сорарга кирәк, дигән фикерен белдерде.

Тукай Мәскәүдә яшәмәгән. Ул бары тик Петербурга барышлый һәм кайтышлый гына Мәскәү аша узып киткән. Ләкин бу көннән ул Мәскәүгә мәңгелеккә килеп утырды. Һәйкәл янына килүче башка милләт кешеләре инде шул ук көнне: “Ул кем булган? Хәзер дә яшиме соң?, Аңа ничә яшь?” дип кызыксынуларын белдерделәр. Ни кызганыч, һәйкәлнең бер җиренә дә шагыйрьнең туган көне дә, юбилее турында да язылмаган.

Тукай көннәре әле Мәскәүдә тәмамланмады. 27 апрельдә Кариев исемендәге яшьләр театры Пушкин исемендәге театрда Габдулла Тукай әсәрләре буенча эшләнгән “Печән базары” спектаклен күрсәтәчәк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG