Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия Кыргызстанга 61 миллион доллар бирә


Кыргызстан һәм Төркия премьер-министрлары Әнкарада очаршты
Кыргызстан һәм Төркия премьер-министрлары Әнкарада очаршты
Соңгы өч айда Төркия Кыргызстанга инде икенче тапкыр акчалата ярдәм тәкъдим итә.

Бүген Кыргызстан премьер-министры Алмазбәк Атамбаевның Әнкарага сәфәре тәмамланган көнне Кыргызстанга 61 миллион доллар акча белән ярдәм итү турында килешенгән.

Атамбаев шулай ук ике ил арасында визаларны бетерү турында килешүгә ирешелде, дип белдерде. Моннан соң Кыргызстанда укыткан төрек мөгалимнәренә эш рөхсәте кирәк булмаячак.

Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайиип Эрдоганның Бишкәктә февраль аенда сәфәре вакытында Кыргазстанга 10 миллион доллар бирелүе турында килешенгән иде.

Бүгенге көндә ике ил арасында сәүдә әйләнеше 153 миллион доллар. Алдагы биш елда Төркия бу күләмне 1 миллиард долларга кадәр үстерергә ниятләнә.
XS
SM
MD
LG