Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузия: Лавровның Абхазия һәм Көньяк Осетиягә баруы – провокация


Грузия тышкы эшләр министрлыгы Русия министры Сергей Лавровның Абхазия белән Көньяк Осетиягә сәфәре - провокация һәм анда кабул ителгән килешүләр – канунсыз, дип атады.

Белдерүдә бу сәфәр “оккупацияләнгән грузин җирләре буйлап сәяхәт”, дип аталган.

Русия тышкы эшләр министры Лавров Сухум һәм Цхинвалда 25-26 апрель көннәрендә булды. Ике як арасында визасыз йөрү, шул санда бу төбәккә җибәрелүче Русия хәрбиләр турында килешенде.
XS
SM
MD
LG