Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауда Тукайга багышланган шигърият бәйрәме үтте


Шигърият бәйрәмендә
Шигърият бәйрәмендә

Апрель азагында татарлар яшәгән барлык төбәкләрдә дә туган тел атналыклары булып узды. Быел ул халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 тулуы уңаеннан Ижау шәһәренең татар гимназиясендә бик зурлап оештырылды.

Туган тел атналыгы Ижау шәһәренең татар гимназиясендә ел саен төрлеләндереп уздырыла. Быел биредә татар теле атналыгы гына дип кенә чикләнмәделәр. “Гомумән, филология фәннәре атналыгы уздыруны планлаштырдык”, дип уртаклашты татар теле укытучысы Рәсилә Габдрахманова.

Гүзәл Хәйруллина шигырь укый
Гимназиядә Тукай атналыгы кысаларында шәһәр күләмендә шигърият бәйрәме дә булып утте. Бәйрәмдә Казаннан танылган шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Роберт Миңнуллин да катнашты.

Иртән гимназия бүлмәләрендә шәһәр мәктәпләреннән җыелган балалар сәнгатьле уку бәйгесенә җыелды. Бәйге өч төркемгә бүленеп оештырылды.

Сәнгатьле укуда көч сынашырга килгән башлангыч сыйныф укучыларын Татарстан һәм Удмуртия язучылар берлекләре әгъзасы, шагыйрь Гыймран Сафин һәм татар теле укытучылары тыңлап, бәяләде. Балалар Тукай, җирле авторлар һәм башка бик күп татар авторлары әсәрләрен башкарды.

Гимназия укучысы Гүзәл Хәйруллина, 10нчы мәктәптән Айдар Такетдинов
Роберт Миңнуллин шигырьләрен өйрәнеп килгән иде.

Татар теле укытучысы Рәсилә Габдрахманова
Гыймран Сафин балалар чыгышларын тыңлап: “Минем өчен көтелмәгән сөенеч, шәһәрдә туып үскән балалар шундый шигъри җанлы булуына шатланып китәм”, диде.

5-6нчы сыйныф укучыларына сәнгатьле укуда катнашулары хакында сертификатлар һәм дипломнарны Татарстан һәм Удмуртия язучылар берлекләре әгъзасы, шагыйрь Ринат Батталов тапшырды. Аларга бу бүләкләрне танылган шагыйрь кулыннан алу зур горурлык та, сөенеч тә булгандыр, мөгаен.

Шагыйрь Ринат Батталов белән бергә төшкән фото балаларга бу вакыйга турында озак еллар хәтерләтер.

Ринат Батталов мактау кәгазе тапшыра
Ринат Батталов Тукайны зурлап, аның әсәрләрен өйрәнгән балаларга да, аларны әзерләп алып килгән укытучыларга да рәхмәтле.

Өлкән сыйныфларда укучыларга диплом һәм сертификатны шагыйрь Ибраһим Биектаулы тапшырды.

Әлеге тантанада танылган шагыйрь Роберт Миңнуллин һәм башка язучылар катнашуы балаларга горурлык хисе өстәде. Бераз соңрак балалар да, өлкәннәр дә шагыйрь Роберт Миңнуллин, Чаллыдан язучы Вахит Имамов һәм башкаларның чыгышын йотлыгып тыңлады.

Роберт Миңнуллин шагыйрьләрнең тылсымлы дөньясына да бераз пәрдәне ачты. Балаларны китап яратырга, шигырьләр укырга, иҗат итәргә чакырды.

Айдар Такетдинов шигырь сөйли
Гимназиянең ана теле укытучысы Лариса Моратова башка мәктәпләрдән килгән татар теле укытучылары, ата-аналар өчен ачык дәрес уздырды.

Көннең икенче яртысында гимназия укучылары, ата-аналар, кунаклар актлар залына җыелды. Бәйрәм башланыр алдыннан өлкәннәр дә, укучылар да зур кызыксыну белән Тукай иҗаты буенча балалар ясаган рәсемнәрне карап чыкты.

Әдәби-музыкаль кичәдә гимназия укучылары, укытучылары көче белән әзерләнгән иде. Шулай ук сәхнәдән шигырь бәйгесендә җиңүчеләр, балалар бакчаларыннан нәниләр дә чыгыш ясады.

Мәктәп укучылары һәм укытучылары
Сәхнәдән Тукай әсәрләре, шулай ук туган телгә багышланган җырлар яңгырады. Укучылар башка авторларның балалар өчен язылган шигырьләрен укыды. Роберт Миңнуллин да үзенең шигырьләрен җыелган тамашачы игътибарына тәкъдим итте.

Удмурт язучысы Вячеслав Ар-Сергий татар теленнән удмурт теленә Тукайның берничә шигырен тәрҗемә иткән. Алар тиздән китап нәшриятендә басылачак.

Удмурт язучысы Вячеслав Ар-Сергий татар шагыйре Роберт Миңнуллин белән күп еллар дустанә мөнәсәбәттә икән. Ар-Сергий Роберт Миңнуллин шигырьләрен удмурт телендә тәрҗемә иткән. Әлеге кичәдә ул Роберт Миңнуллинга “табадан төшкән” удмурт телендәге беренче китабын бүләк итеп тапшырды да.

Бәйрәмгә килгән тамашачылар
Чаллыдан язучы Вахит Имамов һәм Ижауда гомер итүче сугыш ветераны, дүрт китап авторы Шиһабетдин Садыйков чыгышлары да балалар күңелендә озак сакланыр.

Кичә Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамланды. Әмма әле укучылар шагыйрь Роберт Миңнуллин белән якынрак танышып, аның белән аралашуларын дәвам итте. Истәлеккә фотога төшәргә дә теләүчеләр, шагыйрьдән автограф алучылар саны күп булды.

Туган тел атналыгы Тукай иҗатына балаларны якынайтты. Укучылар шагыйрьнең әсәрләрен укытучы апалары кушуы буенча гына өйрәнеп калмас, күңелләрендә дә озак еллар саклар дигән ышаныч зур.

Гимназиядә туган телне өйрәнү ел буена алып барыла. Әлбәттә, туган тел атналыгы да Тукай көннәре белән чикләнми биредә, алда әле балаларны тагын да кызыклы чаралар көтә.
Балалар иҗаты
XS
SM
MD
LG