Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иске Татар бистәсенең аянычлы язмышы


Казанның Мәскәү урамында урнашкан Печән базары мәчете
Казанның Мәскәү урамында урнашкан Печән базары мәчете

Габдулла Тукай исемендәге әдәби музейда булып узган Тукай укуларында Казанның Иске Татар бистәсе турында да сөйләшү булган иде. Биредә әйтелгәннәрдән күренгәнчә, Казан татарларының тарихи күренешен саклап калу көннән-көн авырая.


Үзенең барлыкка килү тарихы белән Казанның Иске Татар бистәсе XIV-XVI гасырларга карый. Тулысынча ул XIX гасырда гына оешып бетә.

Бистәнең барлыкка килүе турында исә төрле риваятьләр йөри. Аларның берсенә күрә, Казанны яулап алгач, Иван патша шәһәрнең исән калган татарларына: “Вот вам место” дип, Кабан артындагы сазлыклы җирләргә күрсәткән. Әмма мондый сүзләр дөрес түгел, ди тарих фәннәре кандидаты Рәшит Галләмов.

Казан ханлыгы чорында ук, хәзерге Татарстан урамыннан башлап, аннан көнбатыштарак, Үзәк базар тирәләрендә Көрәеш бистәсе булуы мәгълүм, ди ул. Бу бистә рус кулъязмаларында “Слобода Кураешова” исеме белән Казанның 1565-1568 еллар халык санын теркәү кенәгәсендә искә алына.

Бистәдә халык оешу турында да төрле фикерләр йөри, бу мәсьәләгә ачыклык кертү өчен язма чыганаклар әлегә җитми, ди Рәшит Галләмов.

“Бер фикергә караганда, ул – 1552 елдагы яудан исән калган халык. Икенче фикергә күрә, аңа Казанны алудан булышкан Касыйм ягы татарлары нигез сала. 1552-1557 елда милли азатлык көрәшен бастыруга булышкан татарларга бүләк буларак бирелгән дигән фикер дә бар”.
Бистәдә барлыгы 9 мәхәллә булган, аларның һәрберсенә мәчет, мәдрәсә, мулла йорты һәм мәчет белән мәдрәсәне тәэмин итеп торучы эшмәкәрләр һәм хәйриячеләр йортлары кергән.

"Галия мәчете әле дә манарасыз"

Бүген исә Иске Татар бистәсенең элекке күренеше юк диярлек. Соңгы елларда без 90 елларга сакланып калган һәйкәлләрне дә югалттык, әгәр дә шулай дәвам итсә, без аларның барысыннан да мәхрүм калачакбыз, ди тарих фәннәре докторы Радик Салихов.

“Каюм Насыйри урамында инде бернәрсә дә калмады диярлек, ә ул исә бистәнең аристократик үзәген тәшкил иткән. Шулай ук Тукай урамы да куркыныч астында. Аеруча Мәрҗани йортына һәм Кабан буендагы йортларга да игътибар итәргә кирәк”.
Радик Салихов бүгенгә кадәр манарасыз булган Галия мәчете турында да әйтеп китте.
“Инде Апанай мәчете дә, Зәңгәр мәчет тә манаралы булды, ә Галия мәчете ничек Совет вакытында торган, һаман шулай тора. Ә биредә исә 1882-1917 елларда Галимҗан Баруди имам булып торган”.
"Иске Татар бистәсе минем туган җирем"

Нурания Биктимирова Иске Татар бистәсендә яши
Иске Татар бистәсе үзе бетеп барса да , анда торган нәсел әһелләре әле яши. Биредә алты буыны тормыш кичергән Нурания Биктимирова туып-үскән җирләреннән китмәс өчен Нариман урамындагы бик начар фатирга күчкән.

“Без – шушы Иске Татар бистәсеннән, ерак-ерак буын-нәселдән чыккан тамыр әһелләре. Без бар, без исән, без җыелышып, үзебезгә совет оештырдык. “Совет старожилов Старо-татарской слободы” дигән оешмабыз бар.

Үзем мин тудым-үстем Мостафа Кәшәй йортында. Аитовлар, Кашаевлар белән бергәләп яшәдек, хәзер инде шушы бистәдән китмәскә дип, аннан да искерәк Нариманов урамындагы бер фатирда бик начар хәлдә торам. Ә үзем, күңелем бик шат. Һәрвакыт бистәм, туган-җирем дип үтеп йөрим. Догасын кылып, барысын да искә алып”.

Кичәгә Галиәсгар Камалның оныгы Диләрә Даутова да килгән иде. Ул, бабасының йортын саклап калуда бик күп йөрдек, әмма әлегә нәтиҗә юк, ди.

“Галиәсгар Камал йорты, ул гади генә авыл йорты түгел бит. Без бик күп йөрдек инде, газеталарга да яздык, әмма нәрсә буласын конкрет әйткән кеше юк. Болай ул театрга бирелә, дип әйткәннәр иде, документларны да тапшырган идек инде. Әмма нәтиҗәсе әлегә юк. Ә йорт бит искерә”.
Татар бистәсен саклап калып булырмы?

Әлегә кадәр ашырылмаган бистәне төзекләндерү проекты инде 1989 елларда төзелә. Күп кенә тарихи корылмаларны иске биналарны җимереп, яңаларны төзү проекты белән юк итәләр.

Диләрә Даутова
Залда утыручыларның бистә мәсьәләсенә кагылышлы “Хәзерге хакимият йөзе белән борылдымы?” дигән соравына, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау Бөтенрусия иҗтимагый оешмасының Татарстан республикасы бүлеге рәисе урынбасары Фәридә Зәбирова: “Бераз үзгәреш бар. Әмма президент үз позициясен әле әйтмәде”, дип җавап бирде.

Кичә ахырында Фәридә Зәбирова җитәкчелегендә Татарстан республикасы президентына һәм Казан мэрына җибәрү өчен резолюция кабул ителде. Исемлеккә Габдулла Тукай тормышына бәйле тарихи биналар кертелгән иде.

Алар арасына “Болгар номерлары”, Алкин йорты, “Әл-Ислах” типографиясе бинасы , “Амур” кунакханәсе, “Милләт” типографиясе, “Шәрык” клубы бинасы теркәлде. Универсиадага әзерлек вакытында, бистәне төзекләндереп калу, аны саклап калуда бу соңгы мөмкинлек, ди Фәридә Зәбирова.
XS
SM
MD
LG