Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 03:27

Русия президенты каршындагы кеше хокуклары шурасының эшче төркеме Сергей Магнитскийның үлеменә карата бәйсез тикшерү уздырды. Алар аның үлемендә тикшерүче һәм табиб гаепле дип тапкан.

Президент Дмитрий Медведев тарафыннан булдырылган бу бәйсез экспертиза Неrmitage Capital фонды адвокаты Сергей Магнитскийның бөтенләй гаебе булмаган дип белдерә. Алар фикеренчә, хокук саклаучылар аңа ялган гаеп таккан.

Билгеле булганча, 2008 елны милиция вәкилләре Hermitage Capital фондына караган өч Русия инвестиция оешмасында тикшерү уздырып, аларның документларын ала. Шуннан соң әлеге оешмалар башка кеше исеменә рәсмиләштерелә. Әлеге ширкәтләрне урлау һәм шуның нәтиҗәсендә бюджеттан 5,4 миллиард сумга якын акча үзләштерүне Магнитский ачыклый. Һәм ул бу җинаятьтә эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең катнашлыгы барлыгын фаш итеп аңлатмалар бирә.

Әлеге хәлләрдән соң финанс алдашуларда гаепләп Магнитский кулга алына. Һәм “Матросская тишина” төрмәсенең вакытлыча тоткарлау изоляторында мәхкәмә карары көтеп утыруына 11 ай булганда үлеп китә.

Рәсми рәвештә ул йөрәк авыруыннан үлгән дип санала. Бәйсез тикшерүчеләр исә аның үлемендә хокук саклау оешмасы тикшерүчесе һәм табиб җаваплы булуын әйтә.

Тикшерүче һәм табиб гаепле

Русия президенты каршындагы сәяси киңәш шурасы җитәкчесе Валерий Борщев журналистларга тикшерүче Олег Сильченконың Магнитскийга операция ясар алдыннан уздырыла торган медицина тикшерүенә рөхсәт бирмәвен искәртте. Моңа эстәп ул тиешле медицина ярдәме күрсәтмәгәне өчен “Матросская тишина” төрмәсе табибы Александра Гаусс та җавап тотуын әйтте.

“Табиб Магнитскийны кабул иткән һәм шуның өчен аның кулына богаулар кидерткәннәр. Әмма аннары Гаусс үз бүлмәсенә өскә менеп киткән һәм бары Магнитский үлгәч кенә төшкән”, ди Борщев.

Шул ук вакытта хокук яклаучылар Магнитскийга ялган гаеп белдергән эчке эшләр министрлыгы вәкилләре дә җавапка тартылырга мөмкинлеген әйтте.

«Ведомости» газетасы исә: «Мангитскийга каршы гаепләүләр Русия эчке эшләр министрлыгы һәм Федераль иминлек хезмәте вәкилләре тарафыннан оештырылган», дип язып чыкты.

Әмма соңрак тикшерүнең әле төгәлләнмәве һәм хокук саклаучыларны җавапка тарту турындагы сүзләрнең дөреслеккә туры килмәве әйтелде.

Кремль әзерме?

Президент шурасы вәкиле, хокук яклаучы Людмила Алексеева аның якын киләчәктә аның тәмамлануына өметләнә.

«Бу өлкәдә берничә кеше эшли һәм аларның моннан башка тагын үз эшләре дә бар. Шуңа тулы нәтиҗәнең кайчанга әзер булуы билгеле түгел. Әмма алар тизрәк бетерергә тырышачакларын әйтте», ди ул.

Hermitage Capital җитәкчесе Уильям Браудер бәйсез экспертизаның хисабын уңай бәяләде. Шул ук вакытта ул Кремльнең Магнитский үлемендә гаеплеләрне җавапка тартырга әзер булуына бик шикләнеп карый.

Магнитскийның үлеме халыкара җәмәгатьчелектә зур шау-шу уяткан иде һәм кайбер Көнбатыш сәясәтчеләре, шул исәптән АКШ Конгрессы, адвокатның үлеменә бәйле булган түрәләргә чит илгә чыгуга чикләүләр кертү белән янады.

Бу 60 кешедән торган исемлектә шулай ук Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе хакимәсе Руфина Газизова, Татарстан арбитраж мәхкәмәсенең ике хөкемдары – Андрей Юшков белән Илдар Сәлимҗанов та бар. Алар өчесе дә күп шау-шу тудырган “Эрмитаж” эше һәм бюджеттан 5.4 миллиард сумны урлауда гаепләнә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG