Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 23:42

Татар теленең “яңа” орфография сүзлеген кулга алгач туган фикерләр, борчылулар һәм уйланулар хакында.


Соңгы елларда телебез чит телдән кергән яңа сүзләр һәм кулланышка кайтарылган иске гарәп-фарсы алынмалары хисабына тагын да чуарлана төште. Бу, әлбәттә, фән, уку-укыту һәм журналистика өлкәсендә эшләүчеләрдә генә түгел, киң катлам укучыларда канәгатьсезлек уята, язуда һәм укуда, телебезне өйрәнүдә, куллануда өстәмә кыенлыклар тудыра. Шунлыктан, телебездәге соңгы үзгәрешләрне чагылдырган, дөрес язылышка караган күп кенә мәсьәләләргә ачыклык кертә торган, ике, өч, дүрт төрле язылышларга (вәзгыять, вазгыять, зәвык, зәвекъ, газета, газет, гәзит, гәҗит һ.б.) урын калдырмаслык бердәм фәнни фикерләрне чагылдырган эталон сүзлек булдыру күптән хәл итүне көткән гаять мөһим бурычлардан санала килде.

Соңгы берничә ел эчендә бу хакта фәнни даирәләрдә сөйләшүләр Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында (ТӘҺСИ) да булып узды. Очрашуларда орфографиябезгә бәйле вазгыятьнең җитдилеге, бу юнәлештә, “революция ясамыйча”, бүгеннән башкара алырдай конкрет эшләр эшләү мөмкинлеге хакында сүз булды. Белгечләрдән торган төркем булдырып, татар теленең бүгенге таләпләргә җавап бирә алырдай яңа офография сүзлеген төзү, аны махсус төзелгән комиссиядә тикшереп гамәлгә кую кебек мөһим мәсьәләләр каралды. Бу эштә Институтның зур фәнни потенциалы һәм мөмкинлекләре бар. Татар теленең 2002 елда басылган орфография сүзлеге дә (Татар теленең орфография сүзлеге / Ф.Ә. Ганиев, И.И. Сабитова. – Казан: “Раннур” нәшрияты, 2002. – 432 б.), нәкъ менә шушы коллективта хезмәт итүче галимнәр тарафыннан эшләнгән иде. Ләкин, проблеманы аңлаган хәлдә дә, төрле сәбәпләр аркасында, дәүләт тарафыннан ниндидер конкрет адымнар ясалмаганлыктан, Институт кысаларында гына бу эшкә алынырга җөрьәт итүчеләр булмады.

Ә шул ук вакытта ... аерым шәхесләр үз белдеге һәм дәүләт ярдәме белән конкрет гамәлләр кыла.

Шундый изге гамәлнең “иҗат җимеше” – Казан (Идел буе) федераль университеты (КФУ) профессоры К.Р.Галиуллин һәм Татарстан китап нәшрияты хезмәткәре Р.И.Раскуловалар тарафыннан төзелгән “Татар теленең орфографик сүзлеге” – ТТОС (Казан : Мәгариф, 2010. – 399 б.) бик вакытлы эшләнгән дип уйларга нигез бирә кебек.

Бу сүзлекнең республикабызның Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы белән эшләнүе, 2 млн. сум күләмендәге финанс ярдәме белән бастырылуы мәгълүм. Ләкин ул турыда хезмәтнең үзендә, ни сәбәпледер, андый очракларда һәрвакытта күрсәтелергә тиешле министрлык исеме урын алмаган. Гомумән, монда министрлык, нәшрият һәм авторлар бер-берсен ничек табыштылар икән дигән табигый сорау да туа. Орфография сүзлеге кебек зур капиталь фәнни хезмәт эшләп чыгару алай гади генә дус-иш, әшнәләр арасында эшләрне бүлешү юлы белән генә эшләнә аламы?!

Беренче карашка, хезмәтне тикшерүдә һәм бәяләүдә югары уку йортлары һәм Фәннәр академиясе галимнәренең (редколлегия: Татарстан Фәннәр академиясе (ТФА) академигы М.З.Зәкиев, КФУ профессоры Ф.М.Хисамова, ТФА академигы Р.А.Юсупов; бәяләүчеләр: КФУның хәзерге татар теле кафедрасы [мөдире – филология фәннәре докторы доцент Галиуллина Г.Р.], ТӘҺСИнең лексикография бүлеге [мөдире – филология фәннәре докторы доцент Тимерханов А.Ә.], Яр Чаллы дәүләт педагогика институты профессоры Абдуллина Р.С.) катнашуы әлеге сүзлекнең бүгенге татар орфографиясе өлкәсендә ярылып яткан хаталар, эзлексезлек, буталчыклардан котылу юнәлешендә зур эшләр башкарылган, дигән өметләр уята.

Ә чынлыкта эшләр ничегрәк тора соң? Монда Сүзлекне төзүчеләр һәм аны бәяләүчеләрнең исемнәренең урыннары ялгыш күрсәтелмәгәнме икән?!

Беренчедән, сүзлекнең лөгатьлеге, ягъни анда кертелгән сүзләрнең исемлеге, сүзләрне сайлау принцибы. Төзүчеләрнең орфография сүзлегендә яңа сүзләр, алынмалар сүзлеген, диалектологик, терминологик сүзлекләрне берләштерергә тырышулары бик үк аңлашылып җитми. Ул гади механик эш буларак кына кабул ителә. Шулай да, авторларның, иң элек профессор К.Р.Галиуллинның, күп еллар дәвамында эзлекле рәвештә эшләп, татар теленә мөнәсәбәтле барлык басылып чыккан сүзлекләр һәм башка шундый чыганаклар исәбенә төрле юллар, дәүләт программалары, грантлар ярдәме белән булдырылган “Татар теленең машина фонды”на урнаштырылган материалларны мулдан файдалануы күренеп тора (кара: ТТОС, 5 б.). Әмма, май ботканы бозмас дип, мөмкин кадәр күбрәк лексема кертү (43 000 чамасы сүз, өч миллионлап (!) исем формасы) орфография сүзлегенең фәнни кыйммәтен арттыру чарасы була алмый! Иң беренче чиратта, сүзлекнең максатына һәм төренә карап, сүзлекчә төзелергә тиеш.

Икенчедән, теләсә нинди сүзлекнең төгәл принципларга нигезләнгән һәм башыннан ахырына кадәр эзлекле рәвештә шул принципларны саклап төзелгән булуы мәҗбүри. Орфография сүзлеге кебек норматив басмага, “сүзлекләрнең сүзлегенә”, бу таләп икеләтә кагыла. Хезмәттә исә эшләрнең башкачарак торганлыгы күзгә ташлана.

Өченчедән, басым күрсәтү – бу төр сүзлекләр өчен мәҗбүри шарт. Кызганыч, монда да төгәллек җитми. Кимчелекләр исемлеген күпләп дәвам итәргә мөмкин булыр иде, ләкин максат ул түгел.

Хәзергә шунысын ассызыкларга кирәктер: кем тарафыннан гына эшләнмәсен, сүзлекне төзү барышында, бигрәк тә басмага тәкъдим итү алдыннан, шул өлкә, юнәлеш белгечләреннән төзелгән махсус комиссиядә тикшертеп раслату максатка ярашлы мөһим гамәл.

Биредә шунысын искәртеп китү урынлы булыр: әлеге сүзлекнең кулъязмасы ТӘҺСИнең лексикография бүлегенә тикшерү һәм фикер әйтү өчен “тәкъдим ителгән” иде. Һәм бер тапкыр гына да түгел. Сүзлек бүлектә бик ныклап, җентекләп тикшерелде, кайбер “мөгез”ләрнең монда урынлы булмаганлыгы искәртелде, мисаллар ярдәмендә һәртөрле хаталарны төзәтү юлларын күрсәтеп, “сүзлекне бу килеш бастырырга ярамый” дигән эчтәлектәге карар җиткерелде.

Институт җитәкчелеге кыстый торгач, бүлектә, сүзлекнең “бераз чистарган” нөсхәсен икенче кат тикшереп, аңа бәяләмә сыман кыска гына бер нәрсә әзерләнде. Хәлне төптән аңлаганлыктан, безнең “бәяләмә” язуга ризалашуыбызның катгый шарты бар иде. Ул да булса, ТӘҺСИнең исеме (лексикография бүлеген күрсәтү турында сүз дә булырга мөмкин түгел!) бу хезмәттә бернинди сыйфатта да чагылырга тиеш түгел. Бу хакта Институт директоры белән бүлекнең фикере уртак иде. Чынлыкта исә, инде дөнья күргән сүзлекнең тышлыгыннан аңлашылганча, эшләр башкачарак килеп чыккан. Җитәкчебез, тәҗрибәле белгечләрдән торган тулы бер бүлекнең “фикеренә” колак салмыйча, әлеге хезмәтнең фәнни әһәмиятен, күрәсең, үзе шәхсән югары бәяләгән, ләкин бүлек исемен файдаланып. Алай хезмәтнең чыгуын нык теләгәндә, үзенә “редколлегиягә” дә керерегә мөмкин булгандыр бит инде?! Шулай булмаса, ничек итеп шушы фәнни эшләнеше ягыннан бик тә шикле булган һәм безнең тарафтан аның шулай икәнлеге басылып чыкканчы ук фәнни нигездә дәлилле итеп исбатланган хезмәттә лексикография бүлеге исеме, үзенең ризалыгын бирми торып, чагылган булыр иде икән?!

Мәсьәләнең бар җитдилеген һәм гаять зур җаваплы эш икәнлеген, ике авторның үз көчләре, белемнәре белән генә моны тиешле фәнни югарылыкта башкарып чыга алмаячакларын төптән аңлаган хәлдә, сүзлекне камилләштерүдә, аның сыйфатын күтәрүдә үзебезнең дә катнашырга әзер икәнлегебезне җиткердек. Ләкин ул тәкъдим “өлешкә керү омтылышы” буларак кына кабул ителде булса кирәк. Йөзгә-йөз утырып сөйләшүдә ул тәкъдим Институт җитәкчесе, нәшрият директоры һәм авторларның тарафыннан яклау тапмады.

Ә инде китап кибетендә әлеге сүзлекне күргәч, күзләребез маңгайга менде. Рәсми бәяләүчеләр исемлеге арасында бүлегебезнең исемен күреп, бөтенләй өнсез калдык. Әйе, бу хезмәтне бастырып чыгару өчен күпләр тырышты. Күпләр өчен ул горурлык булып та тоеладыр. Ә безнең өчен исә үзебезнең исемебезне әлеге хезмәтне бәяләүчеләр исемлегендә күрү – хурлык ул! Бу гамәл ТӘҺСИнең исеменә дә тап төшерә, аның абруена да зыян китерә.

Мондый төр сүзлекне татар тел белеме, татар орфографиясе өлкәләрендә белгеч булмаган затлардан төзетүнең дәүләт акчасын җилгә очыру гына икәнлеге, бу гамәлнең фәнни яктан мәгънәсезлеге хакында һәрдаим әйтеп киленсә дә, “бер тиенгә” тормаган сүзлекне бастырып чыгару өчен авторлар, “Татарстан китап нәшрияты” җитәкчелеге, Мәгариф министрлыгындагы җаваплы затлар бар көчләрен куйдылар. Инде хәзер шул ук оешмалардагы шул ук иптәшләр әлеге “файдалы” гамәлнең йөзен киң җәмәгатьчелектән ничек булса да яшереп калдыру чараларын барлыйлар. Менә сиңа милли фән! Монысы инде бүгенге фәнгә чын “заманча” карашның бер ачык чагылышы. Кызганыч, фән түгел, ә коммерция шартлары тәэсирендә фәнгә пародия булдыру белән шөгыльләнә башлады күпләр. Һәм ул дәүләт акчасына эшләнә килә. Иң борчыганы шул: милли фән, мәгариф, китап бастыру өлкәләрендә эшләр болайрак барса, без милли йөзебезне тәмам акчага сатып җибәрәчәкбез.

Сүзлекнең бүгенге заманда исең китәрлек тираж – 25 000 данә белән басылып чыгуын да әйтеп үтәргә кирәктер. Яхшы тираж!!! Чагыштыр: Татарча-русча сүзлек: 2 томда (Казан: Мәгариф, 2007) – 5 000 данә, Татар теленең зур диалектологик сүзлеге (Казан: Татар. кит. нәшр., 2009) – 1 000 данә һ.б. Шулай да, тиражы белән “яңа” хезмәт профессор Ф.Ә. Ганиев һәм филология фәннәре кандидаты И.И. Сабитовалар эшләп чыгарган орфография сүзлегеннән калыша (кара: Татар теленең орфография сүзлеге. – Казан: “Раннур” нәшр., 2002. – 432 б.). Ул 50 000 данәдә басылып чыккан иде. Ә менә тиражы белән генә түгел, эчтәлеге, фәнни сыйфаты ягыннан да йомшак сүзлекнең, дөресрәге, гамәлдәгеләренең remake вариантының язмышы ничек булыр – вакыт күрсәтер.

Әлеге сүзлек хакында әйтелгәннәргә йомгак бер генә, һәм ул хакыйкатьне беркем дә инкяр итә алмый: хакимияттәге аерым түрәләр, биредә искә алынган оешма җитәкчеләре һәм эшне башкаручыларның “максатчан тырышлыгы” белән дәүләтнең, төгәлрәге, Мәгариф һәм фән министрлыгының 2 (!) млн. сум күләмендә акчасы “җилгә очырылган”. Ә сүзлекне төзүчеләрнең бу өлкәдә тәҗрибәләре генә түгел, белемнәре дә җитеп бетмәгәнлеге ачык чагыла.

Әйтергә, яңгыратырга теләгән фикер-тәкъдимнәр артканнан-арта гына бара. Бу турыда бүген ачыктан-ачык сөйләр вакыт килеп җитте, дип ышанабыз. Сүзлекләр хакында да әйтәсе сүзләребез әле алда. Күп кенә кызыклы да, гыйбрәтле дә, кайвакыт фәнни учреждениенең язмышы өчен хәлиткеч тә булган мәсьләләргә киләсе чыгышларыбызның чираттагысында тукталырбыз, ә әлегә күп нокта ...

Әлеге мәкалә ТӘҺСИнең лексикография бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнде һәм аларның бердәм уртак карашын чагылдыра.

Айнур Тимерханов
ТӘҺСИнең лексикография бүлеге


Мәкаләнең тулы өлгесе белән монда таныша аласыз:
Хурлык белән сугарылган горурлык, яки фәнгә “заманча” караш

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG