Accessibility links

Җәмәгать мәхкәмәсе Маркелов һәм Бабурованы үтерүчеләргә хөкем карары чыгарачак


Евгения Хасис һәм Никита Тихонов мәхкәмәдә
Евгения Хасис һәм Никита Тихонов мәхкәмәдә
Адвокат Станислав Маркелов һәм журналист Анастасия Бабурованы үтерү эше турында хөкем карары бүген игълан ителәчәк.

Җәмәгать мәхкәмәсе хөкемдарларның 21 соравына җавап бирергә тиеш. Мәхкәмә әгъзаләре арасында каршылыклар булмаса – хөкем карары берничә сәгать эчендә чыгарылыр, дип көтелә.

Маркелов һәм Бабурованы үтерүдә гаепләнгән Никита Тихоновка гомерлек төрмә җәзасы яный. Җинаятьчегә ярдәм иткән Евгения Хасиска озын мөддәтлек төрмә җәзасы бирелергә мөмкин. Алар үз гаебен танымадый.

Маркелов һәм Бабурова 2009 елның гыйнварында Мәскәү үзәгендә атып үтерелде.
XS
SM
MD
LG