Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 15:31

Пәнҗешәмбе көнне Татарстан Дәүләт шурасының пленар утырышында Тукай шигыре яңгырады. Депутат Туфан Миңнуллин Тукайның татар милләтенең Русия тарихында тоткан лаеклы урыны хакындагы шигырен укыды.


Татарстан Дәүләт шурасының пленар утырышының беренче сәгатендә үк кызыклы вакыйгалар булды. Депутатлар 40лап мәсьәләдән торган көн тәртибенә Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның һәм Туфан Миңнуллинның тәкъдимнәрен дә өстәде.

Республика президенты Зилә Вәлиеваны премьер-министр урынбасары итеп билгеләргә депутатларның рөхсәтен сорады. Ун ел дәвамында хөкүмәттә эшләүче Зилә Вәлиева депутатларның сорауларына җавап биреп, гражданлык җәмгыятен ныгыту, иҗтимагый оешмалар белән шөгыльләнүче премьер-министр урынбасары итеп расланды.

Депутат Туфан Миңнуллин пленар утырышта Габдулла Тукайның бер әсәрен яңгыратырга тәкъдим итте һәм тәнәфес алдыннан аңа бу мөмкинлек бирелде.

Габдулла Тукай
Татарстан Дәүләт шурасы мөнбәренә күтәрелеп, Туфан Миңнуллин Габдулла Тукайның 1913 елның февралендә Романовлар династиясенең 300-еллыгы уңаеннан язылган әсәрне еш кына дөрес тәрҗемә итмәүләре һәм ялгыш тәэсирләр, нәтиҗәләр ясалу очраклары турында әйтте.

Туфан Миңнуллин Тукайның “Олугъ юбилей мөнәсәбәте белән халык өмидләре” шигыренең 3нче һәм 4нче бүлекләрен рус теленә үзе тәрҗемә иткән. Татарстан халык язучысы, депутат Тукай әсәренең шушы өлешен Татарстанның ике дәүләт телендә дә укып бирде.

Әлеге шигырьнең тулы вариантын “Азатлык” укучыларына да тәкъдим итәбез.

Олугъ юбилей мөнәсәбәте белән халык өмидләре

1
Кардан ак, сөттән дә аграк, актан ак
Падишаһ ачты «Мөнафис» нам канат.
Җыйла халкы шул канатның астына,
Тулды өч йөз ел Романов нәсленә.
2
Һәр күренгәндә шимальдән ак болыт,
Без көтеп тордык өмидләр, шат булып, -
Дип аны: "Ул падишаһ һәм тәхтедер",
Дип: "Шушында без татарның бәхтедер",
Дип: "Гариб башларга энҗүләр төшәр,
Мәңге михнәт, мәңге рәнҗүләр кичәр".
3
Рус җирендә без әсәрле, эзле без,
Тарихында бер дә тапсыз көзге без.
Рус белән тормыш кичердек сайрашып,
Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып.
Бергә тормыш, бергәлек чиктән ашып,
Без шаярыштык, вакытлар алмашып.
4
Һич бетәрме тарихи бу бергәлек? —
Без туган бер җепкә бергә теркәлеп.
Без сугышта юлбарыстан көчлебез,
Без тынычта аттан артык эшлибез.
Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк? —
Хаклыбыз уртак ватанда шактый ук!
5
Падишаһ, бу көнге парлак бәйрәмең
Котлыйдыр йөзләрчә мильон адәмең.
Җыйла халкың ак канатың астына,
Ихтирамән затыңа, зур нәслеңә, —
Төшсен әзрәк, дип, күләнкә безгә дә,
Бәлки, кипмәсме бу яшь, дип, күздә дә.
Һәрвакыт: «Юкмы мөнафис?» - сүзләре,
Тилмерә эзләп җиңеллек күзләре.
Бер сүзең — мең канлы коллар гафведер,
Бер ишарәң — мең җинаять мәхведер.
Зур «Мөнафис» берлә җанлансын халык,
Бар моңын, барлык зарын өстән салып.
*
Кардан ак, сөттән дә аграк, актан ак
Падишаһ ачты «Мөнафис» нам канат.
Җыйла халкы шул канатның астына,
Тулды өч йөз ел Романов нәсленә.

«Мөнафис» нам — «Манифест» исемле.
Шималь — төньяк.
Гариб — ят-чит ителгән, ярлы-фәкыйрь.
Лөгать — сүзләр.
Парлак — якты.
Ихтирамән — ихтирам белән.
Гафведер — кичерүе, гафу итүедер.
Мәхведер — бетерүедер.

Шигырь беренче мәртәбә «Мәктәп» журналының 1913 елгы 1нче (21 февраль) санында «Габдулла Тукаев» имзасы белән басылган.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG