Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов өч нефть ширкәтенең кушылу хәбәрен расламады


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов “Татнефть”, “Башнефть” һәм “Русснефть” ширкәтләрен кушу турында бернинди сөйләшүләр дә булмаганлыгын әйтте. Бу сүзләрнең каян килеп чыгуына ул үзе дә аптыравын белдерде, дип хәбәр итә “Бизнес Online” интернет-басмасы.


28 апрель көнне Русия мәгълүмат чараларында “Татнефть”, “Башнефть” һәм “Русснефть” ширкәтләрен берләштереп, яңа берәмлек җитәкчесе итеп Мәскәүнең элекке мэры Юрий Лужков куела дигән хәбәрләр булды.

Русиянең “Система” акционерлык финанс корпорациясе башлыгы Владимир Евтушенков чыннан да Лужковка шундый тәкъдим ясаганлыгын әйтә.

Евтушенковта бер экс-президент эшли инде. Башкортстанның элекке башлыгы Мортаза Рәхимов “Башнефть” ачык акционерлык җәмгыяте мөдирләр шурасына керде.

“Бизнес Online” язуына караганда, “Система” инде күптәннән Татнефть”кә дә кызыга . Әмма “Система” вәкилләре әлегә моны кире кага.

Интернет-басма фикеренчә, бу хәбәр Русиядәге эре нефть ширкәтләренең җитәкчеләре берләштерүгә карата нинди мөнәсәбәт күрсәтүен сынау өчен дә таратылган булырга мөмкин.

Рөстәм Миңнеханов “Татнефть”нең мөдирләр шурасы рәисе булып тора.

“Система” корпорациясенә “Башнефть”, “Уфанефтехим”, “Уфаоргсинтез”, “Уфа нефть эшкәртү”, “Башкирнефтепродукт” ширкәтләре керә. Шулай ук ул “Русснефть”нең 49% хиссәләренә ия.
XS
SM
MD
LG