Accessibility links

Кайнар хәбәр

Суда яшәүче ветеранга кем ярдәм итәр?


Фото "beznen.ru"дан алынды. Рәисә Даутова ишек алды
Фото "beznen.ru"дан алынды. Рәисә Даутова ишек алды

“Казан шәһәренең кайбер урамнарына моторлы көймә җибәреп була иде быел”, диелә “Безнең гәҗит”нең “Суда яшәүче ветеран” язмасында. Шул ук санда Кутушев Татарстанның янәдән радиация “тырмасы”на басканын белдерә.


Сәйдулла әфәнде газетның соңгы санында атом-төштән зыян күргән кешеләрне искә алып, үткәннәрдән сабак алырга чакыра. Ләкин күп-күп нольләр тезелеп киткән очракта меңнәр җаны белән исәпләшмәүчеләр арта икән. Мисал өчен әллә кая барасы юк: шул ук Татарстанда булган хәлләр авторның күңелен пошаманга сала.

“Экологлар, атом-төшкә каршы оешма вәкилләре республикабызның Спас районында терлекләргә төшкән сәер авыру турында чаң суга.

Маллар хәлсезләнә, аяктан егыла һәм тиз арада үлеп тә китә икән. Халык әйткәнчә, үлгәнче суеп өлгерсәләр дә, итен авызга кабарлык түгел. Экологлар моны Спас районында «Росатом» белән берлектә үткәрелгән экспериментка бәйләп карый”, ди Кутушев “Радиация “тырмасы” язмасында.

Елгаларда су булмаса да, Казан урамын су баскан

Кышын кар күп булуга карамастан, елгалар ярларыннан ташымады. “Безнең гәҗит” журналисты Эльвира Фатыйхова да Зөя елгасының ташып акканын күрер өчен авылга кайта. Ләкин ул көткән күренеш булмый, елганы резин итек киеп чыга алырлык, ди.

Эрегән кар сулары җиргә сеңеп барган. Казан тирәсендә дә шундый хәл күзәтелә дип әйтер идек, тик алай түгел

“Проезжая урамында яшәүче Рәисә апа Даутованың өенә эләгү өчен, быел да билдән су ерып керергә кирәк булган. Бу аның өчен гадәти хәл. Шуңа күрә ул март башында ук язгы ташуга әзерләнә башлый.

Беренче эш итеп, өй астындагы бәрәңгесен чыгарып, печәнлеккә күтәреп куя. Ике атнага җитәрлек азык-төлек алып, пешереп, суыткычка тутыра, чөнки кибеткә бару өчен билдән су ерып чыгарга кирәк. Эчә торган су җыеп куя. Алай гына түгел, бер атна тирәсе өй эчендә дә резин итек киеп йөрергә мәҗбүр Рәисә апа”, ди Фатыйхова “Суда яшәүче ветеран” язмасында.

Су эчендә яшәүче ветеранга ярдәм булырмы?

Инде йорт бер якка авыша башлаган, бөтенләй яшәмәслек хәлгә килеп утыра икән. Су басу ел саен кабатланган һәм быел да шул ук хәл күзәтелгән. Сугыш чоры һәм хезмәт ветераны Рәисә ханымның кызы Гөлшат Даутова әнисенә ярдәм итәргә теләп кая гына бармаган, кемгә генә мөрәҗәгать итмәгән.

“Кая барсаң да: «Әниегез – тыловик» дип, кул гына селтиләр. Безнең белән рәттән торучы урамдагы йортларны да су баса иде, аларга яңа фатирлар бирделәр. Бу су басулар 1980нче еллардан бирле дәвам итә. Су суыртырга насос куйган булалар – аның көче җитми. 2001 елда су тәрәзәләргә кадәр күтәрелде, бөтен җиһаз череп бетте. Җәйге кызу көннәрдә дә өй аслары кипми, черкиләп бетә”, дигән Гөлшат ханым “Безнең гәҗит” журналистына.

Бер ай чамасы сулы өй эчендә яшәү

Рәисә Даутова. Фото "beznen.ru"дан алынды
Рәисә Даутованың өе тирәсендә быел 9 мартта ук күл җыела башлый, 17 апрельдә идән өстенә чыгып 15 сантиметрга күтәрелә, ди. Әлеге хәлне республиканың төрле мәгълүмат чаралары яктыртуга карамастан ветеран ханымны су эченнән коткаручы табылмаган.

Гомумән, бу язманы укыганда, Казанда шундый хәл булу мөмкинмени, дип әйтәсе килә. Ләкин чынбарлык башканы күрсәтә: Фатыйхова су басуның сәбәпләрен дә әйтә, язмасын хис-кичерешләрен кушып тәмамлый.

“Шуңа аптырыйм: әле кыш көне үк түрәләр: «Без язгы су басуларга әзер, моңа фәлән миллион сум акча бүленде», – дип шапырынды. Тик ахыр чиктә ул миллионнарның кая югалуы хакында халык алдында бернинди хисап тоткан кеше булмады”, ди Эльвира су эчендә яшәүче ветеранны кызганып.
XS
SM
MD
LG