Accessibility links

АКШ янә Кытайны кеше хокуклары бозуда гаепли


Кушма Штатлар рәсмие Кытайны диссидентларны эзәрлекләүдә гаепләде.

АКШ Дәүләт секретаренең демократия, кеше хокуклары һәм хезмәт ярдәмчесе Майкл Познер бу хакта ике ил арасында хокук яклауга багышланган сөйләшүләрдән соң белдерде.

Познер сүзләренчә, Кытай ягы соңгы айларда оппозициядәгеләрнең юкка чыгуы һәм тоткарлануы турында бернинди мәгълүмат та бирмәгән.
XS
SM
MD
LG