Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 21:53

Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы: Беларуста сүз иреге кысыла


Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы Беларуста бәйсез мәгълүмат чараларын эзәрлекләүгә борчыла.

Әлеге оешманың мәгълүмат чаралары иреге вәкиле Дуня Миятович Венада, Беларус җитәкчеләре сүз иреген кысуны дәвам итә, дип белдерде.

Чәршәмбе көнне Беларусның мәгълүмат министрлыгы оппозициядәге “Халык иреге” һәм “Безнең кыр” газетларының эшләрен туктату турында шикаятьне илнең Югары хуҗалык мәхкәмәсенә тапшырды.

Хакимият, 11 мартта Мински метросында булган шартлау һәм узган елның 19 декабрендәге президент сайлаулары турында әлеге газетларда җәмәгатьчелеккә зыян китерә торган мәкаләләр басылган, дип саный.

XS
SM
MD
LG