Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 01:24
Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров бүген видео элемтә аша Мәскәү мәхкәмәсенә аңлатма бирде. Кадыйров, “Мемориал” башлыгы Олег Орловның 2009 елда хокук яклаучы Наталья Эстемирова үлеменә Чечня башлыгы гаепле, дигән сүзләрен яла ягу дип шикаять иткән иде.

Адвокат сорауларына җавап биреп, Кадыйров, әлеге үлемгә үзенең катнашы булмауны һәм кызгануын әйтте.

10 майда мәхкәмә тикшерүне төгәлләячәк һәм 16 майда якларның тәкъдимнәрен кабул итәчәк.

Олег Орлов яланы кире кага. Бу эшне караган гражданлык мәхкәмәсе алдан “Мемориал”га һәм Орловка штраф түләргә дигән карар чыгарган иде.

XS
SM
MD
LG