Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 09:56

Либиядә Әл-Куфра шәһәре өчен сугыш бара


Әл-Җәзирә телеканалы хәбәр итүенчә, Либиянең көньяк-көнчыгышындагы Әл-Куфра шәһәре өчен Каддафи көчләре һәм гыйсьянчылар арасында сугыш бара.

Associated Press, күрүчеләр сүзенә таянып, чәршәмбе көнне Мисуратта НАТО бомбага тоткан вакытта 12 кеше үлгән, дип хәбәр итә. НАТО җитәкчелеге Каддафи көчләре генә утка тотыла дип хәбәр итә.

БМОның Либия илчесе Гәбдел Илаһ әл-Хатыйб Төркиянең тышкы эшләр министры Әхмәт Дәүләтоглы белән Либиягә һуманитар ярдәм проблемнары турында сөйләште. Очрашу Әнкарада үтте. Аннан әл-Хатыйб гыйсьянчылар терәге булган Бенгази шәһәренә юл тота.

XS
SM
MD
LG