Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илдар Халиков 61,8 миллион акча эшләгән


Илдар Халиков
Илдар Халиков
Татарстан хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков узган ел 61,8 миллион сум акча эшләгән. Хөкүмәт сәхифәсендә түрәләрнең керемнәре турында мәгълүмат бирелгән.

Анда Халиковның машинасы юк диелгән. Ике гаражы һәм 267 кв.м фатиры булу турында әйтелә.

Халиковның җәмәгате узган ел 352 мең сум акча эшләгән. Аның Lexus RX, Porshe Cayenne машинасы бар. Шулай ук 224 кв.м өе, 116 кв.м фатиры һәм 800 кв.м җире булу турында да әйтелә.
XS
SM
MD
LG