Accessibility links

Кайнар хәбәр

Маркелов һәм Бабурованы үтерүдә гаепләнгәннәргә җәза 5 майдан соң билгеләнәчәк


Евгения Хасис һәм Николай Тихонов мәхкәмә утырышында
Евгения Хасис һәм Николай Тихонов мәхкәмә утырышында
Җәмәгать мәхкәмәсенең адвокат Станслав Маркелов һәм журналист Анастасия Бабурованы үтерүчеләргә чыгарган хөкем карарын 5 майда тикшереләчәк. Шул ук утырышта Маркелов белән Бабурованың үтерүдә гаепләнүчеләргә җәза билгеләнәчәк.

Адвокат һәм журналист 2009 елның гыйнварында Мәскәүдә атып үтерелде. Кичә һөҗүм итүдә гаепләнгән Никита Тихонов һәм аңа ярдәм иткән Евгения Хасиска хөкем карары чыгарылды.

Гаепләүче як хөкем карары белән кәнәгать калуын белдерде. Яклаучылар исә хөкем карары белән ризасызлык белдереп аны кабат шикаять итәчәкләрен әйтте.

Тихоновка гомерлек төрмә, Хасиска 20 елга кадәр төрмә җәзасы яный.
XS
SM
MD
LG