Accessibility links

Кайнар хәбәр

Министрлык белән берлек низагы – рәссамнарга зыян


Рәссам Харис Якуповның Тукайга багышланган рәсеме. 2000 ел.
Рәссам Харис Якуповның Тукайга багышланган рәсеме. 2000 ел.

Рәссамнар Тукайның 125 еллыгына үзләренә эш кушылмавына зарлана. Министрлык, башта ясасыннар, аннан сатып алыныр, дип белдерә.


Татарстан рәссамнар берлегенең Тукайның 125 еллыгына багышланган күргәзмәсе тантананың икенче көнендә – 27 апрельдә ачылды. Эш узган, “бәлешнең тәме киткән иде” инде.

Күргәзмәне ачуга утызлап кына кеше җыелу, рәсмиләрдән берәүнең дә булмавы һәм Тукайга багышланган берничә рәсем генә эленү чарага җыелганнарның кәефләрен бөтенләй кырды.

Сыйфатсыз эшләр дә булган

Сынлы сәнгать музее мөдире Розалия Нургалиева күргәзмә ачылганчы рәсемнәрне карап чыгып, иләк аша үткәргәндә җыелган эшләрнең хәйранын төшереп калдырганын әйтә. “Бу олы бәйрәмгә түгел, ә гади күргәзмәгә куеп булмастайлары да бар иде”, ди ул.

Зөфәр Гимаев
Республика рәссамнары берлеге рәисе Зөфәр Гимаев күргәзмәгә җиренә җитешеп бетмәгән рәсемнәр эленүдә хөкүмәтне гаепләде. Гомумән, берлеккә акчаның бик аз тамызуларын, дәүләтнең рәссамнарга алдан акча биреп эш кушмавын да әйтте. Тукайның моңа кадәр үткән юбилейларына хөкүмәт алдан акча биреп, күренекле рәссамнарга эш куша торган булган.

“Хөкүмәт кушып ясаткан рәсемнәр барысы да музейларда хәзер. Халык та, туристлар да аларны карап йөри. Хәзер министрлыкның кушып ясатырга нигә курыкканын әйтә алмыйм”, ди Гимаев.

Шулай да ул бу хакта Тукайның 125 еллыгына әзерләнә башлаганда министрлыкта сүз күтәргән булган.

Советлар заманы үткән

Мәдәният министрлыгының музейлар бүлеге җитәкчесе Лилия Саттарова юбилейга әзерлек барганда рәссамнардан бернинди теләк, үтенеч килмәвен белдерә. Берлекнең әлеге күргәзмәсе турында рәссамнар беркемгә дә хәбәр итмәгән, шуңа күрә министрлык планга да кертмәгән. Кушып ясатуга килгәндә исә, Саттарова Совет заманнары күптән үткәнлеген, хәзерге кануннарның рәссамнарга алдан акча бирүне тыйганлыгын әйтә.

“95-нче канун нигезендә без хәзер әзер әсәрләр генә сатып алабыз. Кануннар үзгәрде. Әмма сәнгатьнең сыйфатын акча белән бәйләү, миңа калса, дөрес түгел. Әгәр сәнгати әсәр ясалса, без аны сатып алачакбыз”, ди Саттарова.

Башкаларга акча бирелгән

Сынлы сәнгать музее мөдире Розалия Нургалиева исә юбилейга акча бүлгәндә рәссамнарга да бирергә кирәк иде дигән карашта.

“Театрларга акча биреп эш кушылды. Алар театраль спектакльләр куйды. Җыр-бию ансамбленә дә һәм тагын күпләргә эш кушылды. Әмма рәссамнар читтә калды. Беләсезме, элек зур эчтәлекле рәсемнәр ясалган иде. Якупов үзенең зур рәсемен биш-алты ел ясагандыр. Бу эш бит түләүле иде. Мондый зур әсәрләр безнең музейларда калсын өчен хәзерге рәссамнарга эш кушу кирәк иде”, ди Нургалиева.

Иҗат ярдәмгә мохтаҗ

Тукай иҗатына бик күп рәсемнәрен багышлаган күренекле рәссам Фәридә Хәсьянова Русиянең нинди генә кануннары, нинди генә күрсәтмәләре булмасын, иҗатка һәрвакыт ярдәм булырга тиеш дигән карашта.

Фәридә Хәсьянова
“Үзем турында әйтим, мин “Тукайга багышлау – Туган тел җыры” дигән әсәремне өч ел ясадым. Шул вакыт буе мин бер тиенсез эшләдем. Әмма зур яшьтәге ханым, танылган рәссам буларак, алай да эшләргә мөмкин. Яшьләрне алсак, киндере, пумалалары, рәсем кысасы, буяуларга, гомумән, эш башлар өчен генә дә биш меңләп акча кирәк”, ди Хәсьянова.

Бала үстерүче яшь рәссам гаиләсенә бу биш мең дә зур акча булып тора. Шуңа күрә Татарстанның яшь һәм өлкән рәссамнары беренче чиратта тамак туйдыру өчен тырыша. Тирән эчтәлекле, зур күләмле әсәрләргә тотыну мөмкинлеге булмаганга, тиз генә табигать күренешләре һәм базар сораган рәсемнәр ясап сата.

Җирдәгеләрнең күңеле карала


Дөрес, Тукайның 125 еллыгы уңаеннан тирән фәлсәфи эчтәлектә иҗат ителгән рәсем бөтенләй ясалмады түгел, ясалды. Татарстан халык рәссамы Шамил Шәйдуллин үзенең башка бөтен эшен ташлап, бер елдан артык иҗат иткән рәсемнәрен берлек оештырган күргәзмәгә алып килгән иде. Күргәзмәнең дәрәҗәсе һәм сыйфатына күңеле нык рәнҗеп, ул эленгән рәсемнәрен кире алып, бу тамашаны кичекмичә ябарга, кирәк, дип әйтте.

Шәйдуллин үзенең өч кисәктән торган фәлсәфи әсәрен “Җан эчендәге реквием” дип атаган. Әлеге рәсемнәр Тукайның дөньяга туган вакытын, аның мәңгелектән карашын һәм җирдәгеләрнең күңелләре каралуны сурәтләгән. “Тукай бөтен эшен күңеле аша үткәреп эшләгән”, ди Шәйдуллин.

Шуңа күрә бүгенге иҗатта, нигә генә тотынсаң да, күңел биреп башкарылган эшләрнең кими баруын әйтә. Әлеге күргәзмәнең барып чыкмавында ул берлекнең үзен дә гаепли.

“Берлек илһамландырып тору өчен төзелгән дә инде. Менә Тукайның тууына 125 ел тулуга килгәндә, рәссамнар ниндидер килешүләрсез дә эшләр иде. Берлек әләк-сәләк кенә эшли. Музейга да, берлеккә дә бернәрсә кирәкми. Элек юбилейларга берлек машина белән остаханәләргә йөреп эшләрне җыя иде. Хәзер рәссамнар китерер дип көтеп утыралар. Берсе дә китерми, чөнки бөтенесе акча эшләү мәшәкатендә. Әлеге күргәзмәне дә бөтен чаралар үтеп беткәч ачтылар”, ди Шәйдуллин.

Искереп беткән эшләр күрсәтелде


Нургалиева да берлек җитәкчелеге рәссамнарны әйдәп бару, илһамландыру вазифаларын бөтенләй онытты ди. Әмма, икенче яктан, Тукайның 125 еллыгында мәдәниятның әлеге зур тармагы – рәсем сәнгате, иҗатчылар эшләренә килгәндә, күптән тапталып беткән әйберләрнең күрсәтелгәнлеген дә әйтә.

Розалия Нургалиева
“Корстонга куелган халык иҗатына багышланган күргәзмә инде моңа кадәр дә күп-күп тапкырлар күрсәтелгән иде. Аларның Тукайның 125 еллыгына бернинди катнашы юк. Һәм бернәрсә дә эшләнмәде дип президентның башын бутадылар. Шулай ук “Иске Казан фотолары” Пирамидада, тагын бик күп җирләргә куелган иде. Бу бит көлке. Рәссамнар Тукайга һәдияләр эшлик дип тәкъдим иткән иде. Өстәгеләр аны шулай ук хупламады. Дәүләтнең аңа акчасы табылмады. Юбилейда Каннда, Мәскәүдә, Пирамидада һәм башка җирләрдә күп-күп такыр күрсәтелгән әйберләр тәкъдим ителде. Тегендә-монда ташып йөреп ул әйберләр нык таушалып беткән инде”, ди Нургалиева.

Юбилей кунакларына “Хәзинә” күрсәтелмәде


Юбилей вакытында булган чаралар эчендә “Хәзинә” сәнгать галереясендә ачылган күргәзмәне карау програмга кермәү дә җитәкчеләрнең әлеге тармакны санга сугарга теләмәвен күрсәтеп тора. “Хәзинә”дә 25 апрельдә “Тукай шигырьләренә 125 рәсем” дигән күргәзмә ачылды. Аңа Казан, Уфа, Чаллы, Мәскәү, Петербур рәссамнары, осталары эшләрен җибәргән.

Алдан Тукайның 125 шигыре татар һәм рус телләрендә сайлап алынган һәм алар рәссамнарга тәкъдим ителгән булган. Иҗатчыларга алдан акча түләнмәгән. Алар күргәзмәдәге бу эшләр соңрак чыгачак белешмәлекләргә (каталог) керү бәрабәренә ризалашкан.

Рокка акча бар, рәсемгә - юк

Кайбер рәссамнар хөкүмәтнең акчасы төрле рок фестивальләргә, шәһәр көнендә читтән кыйбатлы артистлар китерүгә һәм башка чараларга табыла, ә республиканың үз рәссамнарын илһамландырырга бирелми, дип белдерә.

Саттарова сүзләренчә, мәдәният министрлыгы ирекле рәссамнарга болай да кирәгеннән артык ярдәм итә. Күргәзмәлрен оештырган өчен акча алмый, сәнгать салоннарында эшләрен сатарга рөхсәт итә.

Шулай да ул соңгы елларда кайбер рәссамнарның әзер рәсемнәре сатып алынганлыгын да әйтте. Кемнәрнең нинди эшләре, нинди сумнарга икәнен тәгаенләмәде. Әлеге исемлекне “матбугатка чыгарсаң да була” гына диде. Димәк, министрлык белән җылы мөнәсәбәттәгеләр дә бар.

Татарстан рәсем мәктәбенә куркыныч яный


Гимаев әле бүгенгә Татарстан рәссамнәр мәктәбенең дә, алар иҗатының көчле булуын әйтә. Төрле күргәзмәләрдә катнашу, чит илләргә чыгу моңа мисал булып тора.

“Берничә елдан әлеге мәктәптән бернәрсә дә калмаячак. Киләчәктә без аны күрәчәкбез. Шуны аңларлармы, юкмы...” ди Гимаев.

Хәсьянова исә рәссамнар берлеге белән министрлык уртак тел таба алмаганга бүген иҗатка да, иҗатчыларга да зур зыян килә, дип әйтә.
XS
SM
MD
LG