Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иркутски өлкәсендә 200ләп шәһәр һәм авыл утсыз калды


Иркутски өлкәсендә карлы буран нәтиҗәсендә 200ләп шәһәр һәм авыл электр энергиясез калды.

Иң авыр хәлдә үзләренең энергия чыганагы булмаган хастаханәләр, аерым алганда 500дән артык кеше яткан Александровка авылы психик авырулар хастаханәсе, дип хәбәр ителә.

Электрны ялгау әлегә мөмкин түгел, кар өемнәре аркасында коткаручылар тиешле урыннарга барып җитә алмый.

Төбәктә электр энергиясен тулысынча кайтару өчен биш тәүлек вакыт кирәк булыр, дип фаразлана.
XS
SM
MD
LG