Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 08:15

29 апрель көнне Казанда милли китапханәдә “Ел китабы” бәйгесендә җиңүчеләр игълан ителде.

Йомгаклар бәйгедә катнашкан 45 үзәкләштерелгән китапханә системы нәтиҗәләренә карап чыгарылды. Иң күп укылган китап бәйгесендә рус һәм татар телендә, балалар өчен язылган, русча чыгарылган барлыгы 114 әсәр катнашты, дип хәбәр итә оештыручылар. Бу елның 7 апрелендә жюри бәйгегә нәтиҗә ясады.

2010 елда китап укучыларның нинди әсәрләрне күбрәк сораулары хакында мәгълүматтан чыгып, татарча проза, шигърият, балалар әдәбияты, рус телендәге әдәби әсәрләр арасында аерым җиңүчеләр билгеләнде.

Җиңүчеләрне бүләкләү
"Монда хөкүмәт, ниндидер жюри түгел – укучылар хәл итә, бу иң ирекле сайлау", диде әлеге бәйгене башлап җибәргән, шагыйрь, депутат Разил Вәлиев.

Шулай итеп татарча проза әсәрләре арасында укучылар аеруча Мөхәммәт Мәһдиевнең 5 томнан торган сайланма әсәрләрен яратып укыган. Икенче урында Зифа Кадырованың “Көтеп алынган тормыш” китабы тора. Хәлисә Ширмәннең “Язмыштан юк ла узмышым” дигән әсәре сорау ягыннан 3нче урынны алган.

Китапханәләргә килүчеләр шигырьләрне дә яратып укый икән. Гамил Афзалның “Рәхмәт” әсәре аеруча күп тапкыр алынган. Мөхәммәт Мирзаның “Адәм баласы” җыентыгы икенче урында тора, Рәдиф Гаташның 3 томнан торган сайланма әсәрләре дә укучылар игътибарын җәлеп иткән икән.

Бүләкне тапшыру тантанасында катнашкан шагыйрь Рәдиф Гаташ бүген бик бәхетле булуын һәм электрон китапханәләрдән бигрәк әсәрләрнең кәгазь китап рәвешендә чыгуына өстенлек бирүен белдерде.

Татарча балалар китаплары арасында Габдулла Тукайның “Шүрәле” әсәре 2010 елда иң күп тапкыр укылган, ул беренче урында бара. Балалар энциклопедиясенең беренче китабы – II урында. Тарихчылар Фаяз Хуҗинның “Кол Гали, Кол Шәриф, Сөембикә”, Гамирҗан Дәүләтшинның “Борын-борын заманда” әсәрләре популярлык ягыннан өченче урынны били.

Укучыларның кызыксынуын өйрәнүче әлеге бәйге инде 20 елдан артык үткәрелә. Бүгенге заманда мультимедиа чыганаклар, "интернет өстенлек итсә дә, китап беркайчан да бетмәячәк", дип саный бәйгене оештыручы шагыйрь һәм депутат Разил Вәлиев.

Кайбычтан килгән китапханәченең әйтүенә караганда, аларга елына уртача 1 мең кеше килә. Китапларны пенсионерлар, мәктәп балалары, студентлар аеруча яратып укый икән.

XS
SM
MD
LG