Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның Әлшәй районында мал чире кешеләргә дә йоккан


Маллар гына түгел, малчылар да зыян күргән
Маллар гына түгел, малчылар да зыян күргән

Башкортстанның Әлшәй районындагы бер хуҗалыкта сыерлар, үгезләр һәм атлар бруцеллез авыруы йоктырган. Нәтиҗәдә 200дән артык малны чалганнар һәм аларның итен халыкка сату тыелган.

Бу очракта шунысы да аянычлы – әлеге чирле терлекләрдән аларны караучы малчылар да зыян күргән. Фермадагы 12 малчыга да бруцеллез чире йоккан. Бу хакта Башкортстан вице-премьеры Фидус Ямалтдинов махсус оештырылган киңәшмәдә белдерде. Республиканың Эпидемиягә каршы санитар комиссиясе утырышында Фидус Ямалтдинов әлеге очрак буенча республиканың башка төбәкләре хуҗалыкларында да тикшерүләр оештырырга кушты.

Ә Әлшәй районында малларның чир йоктыруы читтән китерелгән терлекләрдән булган. Былтыр районның “Нур” күмәк хуҗалыгына Калмыкстаннан, ветеринар тикшерүләрсез генә, 9 үгез сатып алып кайтарыла. Шуннан соң биредәге барлык терлекләр һәм 12 мал караучы бруцеллез чирен йоктыра.

Башкортстан республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Роберт Такаев сүзләренчә, терлекчеләр ел саен оештырыла торган медицина тикшерүен үтмәгән һәм шәхси гигиена таләпләрен үтәмәгән һәм бу да чир йоктыруга сәбәпче булган. “Хәзер барлык малчылар да табиблар күзәтүе астында һәм тиешле дәвалану үтә. Фермадагы барлык мал-туар да чалынган, аларның ите техник максатларда гына кулланылачак, дип ышандырды Роберт Такаев.
XS
SM
MD
LG