Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан халкы 1 Май бәйрәменә әзерләнә


Уфада иминлек чаралары көчәйтелде
Уфада иминлек чаралары көчәйтелде

Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов республика халкын 1 май – яз һәм хезмәт бәйрәме белән котлады. Коммунистлар һәм һөнәр берлекләре 1 май көнне Уфада зур урам җыены оештыра.


Бу көннәрдә Уфада иминлек чаралары көчәйтелде. Аеруча башкаланың үзәк урамнары кисешкән урыннарда, зур мәйданнар янында полиция хезмәткәрләре саны бермә-бер артты. Күп җирдә полиция машиналары шулай ук, бер-бер хәл булса дигән уйдан чыгыптыр инде, сакка куелган.

Моны күпләр, һәр елдагыча, май бәйрәмнәре җитү белән бәйләп аңлата. 1 май көнне коммунистлар да, һөнәр берлекләре федерациясе дә, Уфадагы Ленин мәйданында, үзләренең аерым-аерым урам җыеннарын оештыра. Шулай ук бу җыеннарда татар милли оешмалары вәкилләре дә катнашачак, дип белдерелде.

Коммунистлар фиркасенең Башкортстан төбәк бүлеге 1 май көнне иң күп катнашучыны җыячагын алдан ук хәбәр итеп куйды. Коммунистлар ил президентына, хөкүмәтенә, шулай ук республика җитәкчелегенә мөрәҗәгатьләр дә әзерләгән. Ул мөрәҗәгатьләрнең эчтәлеге урам җыены барышында бәян ителәчәк һәм кабул ителәчәк.

Бәйрәм кәефе булсын өчен, Уфа шәһәре хакимияте дә, үз чиратында, төрле мәдәни һәм спорт чаралары оештырачак. Берничә мәйданда концертлар булачак. Яшь талантлар катнашлыгындагы тамашалар көн озыны дәвам итәчәк. Шулай ук 1 май көнне Уфадагы фонтаннар да эшли башлый. “Фонтаннар парады” дип аталган бу программа да тантаналы төс алачак. Алар янында да концертлар булачагы әйтелде. Иң зур тамаша Уфаның Салават Юлаев һәйкәле янындагы мәйданда булыр дип көтелә.

Кемдер Уфада калып мәдәни программалар карап хушланса, бәйрәм уңаеннан игълан ителгән өч көн рәттән ял итү көннәре шәһәр янында бакчалары булган һәм туган якларында әти-әниләре, туганнары булган кешеләргә язгы бакча эшләрендә тир түгү, алдагы уңышка нигез салу форсаты да бирә.

Бу көннәрдә Башкортстанда җылылык 20 дәрәҗәгә җитә. Шуңа күрә дә җирдә рәхәтләнеп эшләү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар.
XS
SM
MD
LG