Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:20

30 апрель Чаллыда татар телен мәҗбүри укытуга каршы урам җыены үтәчәк


Татарстанда татар теленең укытылуын яклап урам җыены узды, 16 апрель 2011 ел

Татарстанда татар теленең укытылуын яклап урам җыены узды, 16 апрель 2011 ел

Шимбә 30 апрель көнне Чаллыда мәктәпләрдә рус теле дәресләрен арттыруга багышланган урам җыены үтәчәк. Шундый ук чаралар 16 апрель көнне Казанда һәм Уфада узды.

Казанда рус мәдәнияте үзәге һәм татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуга каршы ата-аналар хәрәкәте үткәргән бу каршылык чарасында "Рус телен күбрәк укытыгыз, татар теле белән балалар башын катырмагыз" кебек шигарләр яңгырады.

Бу җыен белән берүк вакытта, аннан 100 метр читтәрәк татар теле һәм мәктәбен яклап белдерүләр яңгырады. Казан һәм Чаллы татар иҗтимагый үзәкләре Кирмән янында үз чарасын үткәрде.

Татарстанда татар, Башкортстанда башкорт телен мәҗбүри укытуга каршы хатлар һәм резолюция ике республиканың президентларына, Русия президентына, шулай ук Русия Дәүләт Думасы рәисе Борис Грызловка һәм баш прокурор Юрий Чайкага җибәрелде.

XS
SM
MD
LG