Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үтәмилләтчеләр гаепле дип табылды


Никита Тихонов һәм Евгения Хасис
Никита Тихонов һәм Евгения Хасис

Җәмәгать утырышчылары адвокат Станислав Маркелов һәм журналист Анастасия Бабурованы үтерүдә шикләнелгән ике урыс милләтчесенең гаебе дәлилләнгән дип тапты. Кеше хокукларын яклаучылар гаеплеләрне хөкемгә тартуны уңай бәяли.


Атнакич җәмәгать утырышчыларының 12сенең сигезе “Русский образ” журналын оештыручы, үтәмилләтчел карашлары белән танылган Никита Тихонов һәм “Русский вердикт” үзәге вәкиле Евгения Хасисны хокук яклаучы, адвокат Станислав Маркелов һәм “Новая газета”ның штаттан тыш журналисты Анастасия Бабурованы үтерүдә гаепле дип тапты.

Бу эш нигезендә җәмәгать утырышчыларның үзарасында да бердәм фикер булмаган күрәсең, чөнки аларның киңәшләшүенә өч сәгать вакыт киткән. Ахыр чиктә аларның күпчелеге Тихонов белән Хасисның гаебе дәлилләгән дигән нәтиҗәгә килгән.

Гаепләнүчеләр үзләре милләтчел карашлардан баш тартмаса да, гаепләрен танымый.

Маркелов чечен гаиләсе эшен тикшерә иде

Билгеле булганча, моннан ике ел элек Мәскәү үзәгендә көпә-көндез матбугат очрашуыннан соң чыккан Маркелов һәм аннан әңгәмә алырга дип адвокат белән барган Бабурованы атып үтерәләр. Тикшерү башланганда ук бу җинаятьтә үтәмилләтчеләрнең эзе булырга мөмкинлеге әйтелде. Чөнки Маркелов, нигездә, үтәмилләтчеләргә каршы мәхкәмә эшләрендә катнашып килде.

Шул көнне дә ул Чечняда Кунгаевлар гаиләсенең мәнфәгатьләрен яклау эшенә бәйле матбугат очрашуында катнашкан иде.

2006 елны антифашист Александр Рюхинны да үтерүдә шикләнелгән Тихоновның эзенә тиз төштеләр. Нәтиҗәдә тикшерү 29 яшьлек Никита Тихонов җинаятьне башкаручы, ә 24 яшьлек Евгения Хасис адвокат Станислав Маркелов артыннан күзәтеп торучы булган дип тапты. Бабурованы исә җинаятьчене танырга мөмкин дип уйлап үтерүләре әйтелде.

Күзләү офицеры малае, Мәскәү дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлаган Тихоновның өендә нәкъ Маркелов белән Бабуровага аткан корал һәм ялган документлар да табылды.

Хокук яклаучылар уңай бәяли

Маркелов Русиядә үтерелгән кеше хокукларын яклаучыларның чираттагысы булды. Бу исемлектә 2006 елның октябрендә Мәскәүдә үз өе янында атып үтерелгән журналист Анна Политковская, 2009 елның июлендә Чечняда атып үтерелгән “Мемориал” кеше хокукларын яклау оешмасы вәкиле Наталья Эстемирова да бар.

Кеше хокукларын яклаучылар, бу өлкәдәге күп кенә җинаятьләр ачылмый калган Русиядә Маркелов һәм Бабурованы үтерүдә гаеплеләрне табу зур казаныш, дип бәяләде.

Мемориал кеше хокукларын яклау оешмасы җитәкчесе Олег Орлов: “Без бүген ниндидер читтәге түгел, ә чын җинаятьчеләрнең хөкем ителүен күрәбез”, диде.

Җәмәгать утырышчылары ике тапкыр киңәшләште

Ләкин мәхкәмә эшләре алай шома гына бармады. Җәмәгать утырышчыларның берсе аңа басым ясауны әйтеп, мәхкәмә эше тәмамланганда гына коллегиядән китүен белдерде.

“Азатлык” радиосының урыс редакциясеннән Марьяна Торочешникова җәмәгать утырышчыларның киңәшләшер өчен ике тапкыр залдан чыгуын әйтте. Беренче тапкыр хөкемдар аларның нәтиҗәсен аңлашылмый торган дип тапкан. Икенче карар бары кичен сәгать ун тулганда гына чыгарылган.

Тихоновның адвокаты аның яклаучысына гомерлек төрмә янарга мөмкинлеге әйтте, Хасисны исә 20 елга ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал. Ахыргы карарны исә хөкемдар 5 майдан соң игълан итәчәк.
XS
SM
MD
LG