Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 17:11

28 апрель көнне Казанда, Тинчурин театрында Русия төбәкләре һәм республиканың татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәгариф өлкәсе белгечләре өчен Бөтенрусия Туган тел форумы уздырылды.


Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан оештырылган әлеге форум алдыннан шунда ук республиканың төрле район мәктәпләреннән килгән күргәзмә әсәрләрне дә күрергә мөмкин булды.

Татарстан мәгариф министрлыгы вәкилләре сүзләренә караганда, мондый форум инде икенче ел рәттән оештырыла икән. Зур күләмле чара бу тармак киләчәктә дә үсештә булсын, камилләшсен өчен көч куйган татар теле һәм әдәбияты укытучыларын һәм мәгариф хезмәткәрләрен хөрмәтләү, аларның тәҗрибәсе белән башка төбәк укытучыларын да таныштыру максатыннан оештырыла. Форумның исеме “Туган тел” булуы ук аның җисемен чагылдырып тора.

Чараны оештыручылардан, мәгариф министрлыгы вәкиле Гәүһәр Әхмәдуллина сүзләренчә, әлеге форум баштарак республика күләмендә генә оештырылса, хәзер инде Русия күләмендә үк оештырыла башлаган. Бу Татарстаннан Русия төбәкләрендәге татар теле укытучыларына гамәли ярдәм күрсәтүнең зарурлыгы турында сөйли.

"Форумга Русиянең 17 төбәгеннән укытучылар катнашты"

Әлеге форум кысаларында 27 апрель көнне Арчада фәнни-гамәли конференция үткәрелгән иде. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары башта ачык дәресләр күрсәтте, Габдулла Тукайга багышланган зур чаралар үткәрде. Ә Казанда, Кәрим Тинчурин театрындагы җыенда уңышка ирешкән укытучыларыбыз бүләкләнде.

Гәүһәр Әхмәдуллина
Бу форумга Русиянең 17 төбәгеннән вәкилләр катнашты. Алар Татарстан тәҗрибәсен үзләрендә дә файдаланачаклары турында сокланып сөйләделәр. Мондый форумнарда укытучылар, үзара очрашып, сөйләшеп, киңәшләшеп алга таба эшләргә көч җыя, ди Әхмәдуллина.

Форумны ачып җибәргән Русия Дәүләт Думасы депутаты, татар федераль милли-мәдәни мохтарият шурасы рәисе Илдар Гыйлметдинов сүзләренчә, татар телен Русия төбәкләрендә укыту – аеруча җаваплы һәм зур көч таләп итә торган хезмәт.

Ул үз чыгышында Дәүләт Думасында шушы көннәрдә кабул ителгән яңа канун белән дә таныштырып үтте.

"Туган телне саклау өчен дәүләт ярдәме кирәк"

Илдар Гыйльметдинов
"Яңа канун нигезендә, мәгариф министрлыгы тарафыннан хәзерләнгән программаларда туган телне, туган якның тарихын өйрәнүгә өстәмәләр керттек. Татар теле һәм татар әдәбиятыннан имтиханнар бирү мөмкинчелеге тудырдык. Без туган телне югалтмас өчен, аны өйрәнү өчен дәүләт ярдәменең әһәмиятен бик яхшы аңлыйбыз", ди Гыйлметдинов.

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының, милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Раиф Зиннәтуллин сүзләренчә, соңгы вакытларда милли мәгарифкә кагылышлы төрле вакыйгалар еш булып тора. Милли мәгарифкә карата булган мөнәсәбәт, төбәкләрдәге татар халкын бераз уятып та җибәрде, ди ул.

"Ульянда татар телен күбрәк укыта башлаганнар"

"Миңа соңгы вакытларда күп кенә төбәкләрдә булырга туры килде. Баштарак анда бер тынычлык сизелә иде, әмма соңгы елларда татар теленә карата игътибар артты. Бигрәк тә Ульян өлкәсен мактап әйтер идем.
Раиф Зиннәтуллин

Аларда татар телен хәтта күбрәк укыта башлаганнар. Бүгенге көндә Русия төбәкләрендә 100 меңнән артык бала татар телен һәм әдәбиятын өйрәнә. Мәктәпләр санына караганда, ике меңгә якын мәктәптә татар теле укытыла. Шуны да әйтер идем: татар теленә карата кызыксыну төбәкләрдәге яшьләр арасында арта бара", ди Зиннәтуллин.

Форум кунаклары шул ук көнне, Европа Шурасының Төбәк яки азчылык телләре буенча Европа Хартиясенең, “Русиядә милли азчылык: телләрне, мәдәниятне һәм гражданлык җәмгыятен үстерү” дигән семинар эшендә дә катнашты. Әлеге чараны Татар федераль милли-мәдәни автономиясе оештырды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG