Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шаһзадә Уильям җәмәгате белән сәяхәткә китте


Шаһзадә Ульям җәмәгате Кэтрин белән. 29 апрель, 2011 ел.
Шаһзадә Ульям җәмәгате Кэтрин белән. 29 апрель, 2011 ел.
Британия шаһзадәсе Уильям һәм аның җәмәгате Кэтрин Миддлтон шимбә иртән, туйның икенче көнендә, Лондондагы Букингем сараенан боралакка утырып туй сәяхәтенә китте.

Прессаның игътибарын җәлеп итмәс өчен, аларның кая барасы сер итеп саклана. Алдан төрле урыннар аталды. Австралия, Африка, Үрдүн, Шотландиягә китәргә мөмкиннәр дип әйтелгән иде.

Шаһзадә Уильям һәм Кэтрин туен меңнәрчә кеше Лондон урамнарында һәм илнең башка шәһәрләрендә дә бәйрәм итте. Вестминстер чиркәвендә булган тантананы җир шарының бөтен җирендә ике миллиардтан артык кеше күрә алды.
XS
SM
MD
LG