Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы: Милли хәрәкәт рус телен яклауга каршы


Чаллыдагы пикет
Чаллыдагы пикет
Шимбә көндез Чаллыда урыс телен яклап үткән җыенда аны оештыручылар фикерләренә ризасызлык белдереп милли хәрәкәт вәкилләре дә катнашты.

Әлеге чараны башлап йөргән Ольга Самсон: "Ни өчен балаларыбызны туган тел булмаган телдә укыталар, республикада урыс теле туган тел буларак укытылмый", дип зарланды.

Сүз бирү таләбе белән алар урам җыенын оештыручыларны кыен хәлгә куйды. Айдар Хәлим сүз алып, Русия таркалу алдында дип борчылса, Чаллы татар иҗтимагый үзәге рәисе Рафис Кашапов, “шовинизм баш калкытуга ирек куярга ярамый”, дип белдерде.

Чаллыдагы җыенда Казан “Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин һәм аның урынбасары Рәфыйк Кәримуллин катнашты.

Әлеге урам җыенында йөзләп кеше килде, утызлабы татар милли хәрәкәтеннән иде.
XS
SM
MD
LG