Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 06:57
Либиядә оппозиция оештырган Милли күчеш шурасы Мөәмәр Каддафиның сөйләшүләргә чакырган тәкъдимен кире какты. Шура белдерүендә, ил халкы киләчәктә үзенең язмышын Каддафи режимы белән бәйләргә теләми, диелә.

Элгәре НАТО вәкиле, Каддафи тәкъдименә мөнәсәбәттә, Төньяк Атлантика Берлеге Либия башлыгыннан җитди адымнар көтә, дигән иде. Каддафи көчләренең һөҗүмнәрне туктатуы һәм тынычлыкны саклау кирәклеге дә әйтелде.

Шимбәгә каршы төндә телевидениедә ясаган мөрәҗәгатендә Каддафи низагка тартылган бөтен якларны, гыйсьянчылар һәм халыкара тынычлык көчләрен дә, килешүгә чакырды. Һәм үзенең хакимияттән китәргә әзер икәнен дә белдерде.

XS
SM
MD
LG