Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытайда җәмәгать урыннарында тарту тыелды


1 майдан Кытайда җәмәгать урыннарында тартуны тыйган канун көчкә керде.

Ил рәсмиләре, дөньяда тартучыларның өчтән бере Кытайда яши, дип белдерә. Тартудан килеп чыккан авырулардан елына илдә бер миллионлап кеше үлгәнгә, хакимият бу канунны кертергә ниятләгән.

Яңа кагыйдәләр, аерым алганда, рестораннарда, театрларда, тимер юл станцияләрендә тартуны тыя. Әмма эш урыннарына әлеге кагыйдә кагылмый.

Канун бозучыларны җавапка тарту төгәл күрсәтелмәгәнгә тәмәкегә каршылар әлеге канунны кискен тәнкыйтьли.
XS
SM
MD
LG