Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:41

Төрле илләрдә 1 май демонстрацияләре үтте


1 май – хезмәт көне уңаеннан дөньяның төрле илләрендә урам йөрешләре һәм митинглар үтте. Күпчелек очракта әлеге чараларны һөнәр берлекләре һәм сул фиркаләр оештырды.

Токиода һөнәр берлекләре оештырган демонстрациядә төп шигарь, “Фукусима” атом электр станциясе һәлакәтеннән соң, яңа том станцияләре төзүгә каршы иде.

Төркиянең Истанбул шәһәрендә демонстрациягә 200 мең кеше чыкты. Илдә әлеге урам йөрешләре икенче ел гына ачык рәвештә үтә.

Германия, Испания һәм башка Европа илләрендә социаль програмнарны кыскартуга каршылык белдерделәр. Берлин һәм Һамбургта дистәләрчә сул радикал тоткарланган.

XS
SM
MD
LG