Accessibility links

Кайнар хәбәр

Йәмәндәге хәлне җайлау планы имзаланмаячак


Йәмәннең Сана шәһәрендә күптән түгел үткән каршылык чараларының берсе.
Йәмәннең Сана шәһәрендә күптән түгел үткән каршылык чараларының берсе.
Йәмән кризисын җайлаучы халыкара арадашчылар әзерләгән документ имзаланмаячак. Фарсы култыгы илләре хезмәттәшлеге шурасы үзләренә тәкъдим ителгән документы имзалауны кичектерде. Әр-Риядта үтәргә тиеш имзалау булмаячак дип белдерелде.

Йәмән президенты Али Габдулла Салих әлеге документны имзалаудан баш тарткан иде. Үз урнына кул кую вазифасын ул Йәмәндәге хакимият фиркәсе - Гомум халык конгрессы вәкилләренә йөкләде.

Гыйнвар ахырыннан бирле Салихның хакимияттән китүен таләп иткән Йәмән оппозициясе президентка басымны арттырачагын хәбәр итте. Салих арадашчыларга, оппозиция белән килешү төзелгәч 30 көн эчендә, идарәне вице-президентка тапшырачагын вәгъдә иткән иде.
XS
SM
MD
LG