Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы милли хәрәкәте БМО җитәкчесенә мөрәҗәгать җибәрде


БМО генераль секретаре Пан Ги Мун
БМО генераль секретаре Пан Ги Мун
БМО генераль секретаре Пан Ги Мунга юлланган мөрәҗәгатьтә хокук саклау оешмаларының Татарстан конституциясен бозарга юл куюы турында белдерелә. Татарстан конституциясен яклаучы милли хәрәкәт вәкилләренең экстремизм, милләтчелектә гаепләп әледән-әле тоткарлануы да әйтелә.

Мөрәҗәгатьтә 30 апрель көнне Чаллыда рус телен генә яклап үткән урам җыенында Татар иҗтимагый үзәге һәм “Азатлык” яшьләр берлеге вәкилләре дә үз фикерләрен белдерү өчен катнашканлыгы турында әйтелә.

Бу чарага кадәр иҗтимагый хәрәкәт вәкилләрен прокуратурага чакырып кисәтүләр ясалганлыгы, экстремизмда гаепләнергә мөмкинсез дип кисәтү кәгазьләре тапшырылганлыгы да бәян ителә.

Татарстанда ике дәүләт теле булу, БМОның җирле телләр хокукы турында махсус декларациясе дә телгә алына.

Билгеле булганча, 30 апрельдә Чаллыда Ольга Самсон оештырган митингта татар телен укытуга каршы сүзләр әйтелде.

Ә аңа кадәр 16 апрельдә Казан Кирмәне янында руслар татар телен мәктәпләрдә укытуга каршылык белдергән иде. Рус мәдәнияте үзәге һәм татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуга каршы ата-аналар хәрәкәте үткәргән бу каршылык чарасында "Рус телен күбрәк укытыгыз, татар теле белән балалар башын катырмагыз" кебек шигарьләр яңгыраган иде.
XS
SM
MD
LG