Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузия оппозициясе протест чараларын кабат башлый


Бүген Тифлистә “Грузиянең милләт вәкилләре җыены” иҗтимагый хәрәкәте юлбашчылары, ил президенты Саакашвилиның вазифасыннан китүен таләп иткән протест чараларын 2 майдан яңадан башлаячаклары турында белдерде.

Әлеге хәрәкәт җитәкчеләренең берсе – Ираклий Батиашвили 21 майда Тифлис үзәгендә хәлиткеч митинг булачак, дип әйтте.

Грузия парламентының элекке рәисе Нина Бурджанадзе “Грузиянең милләт вәкилләре җыены”ның рәсми булмаган җитәкчесе булып санала. Бурджанадзе, Грузиядә сайлаулар белән хакимиятне алыштырып булмый, “Саакашвили ил халкының тыныч басымы астында гына китәчәк”, дип белдерде.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG