Сүриядә иминлек хезмәткәрләре оппозиция яклыларны кабат тоткарлый башлаган. 2 май көнне Забадани, Ракка, Идлиб шәһәрләрендә күпләгән кеше тоткарланган. Забаданига танклар һәм авыр хәрби машиналар кертелгән. Башка шәһәрләрдә дә хәрбиләр күбәйтелгән.
Ил президенты Бәшәр әл-Әсадның вазифасыннан китүен таләп иткән хөкүмәткә каршы булган халык күтәрелешләре вакытында кимендә 545 кеше үтерелде. Дистәләрчә кеше узган җомгада - иң канлы протест көнендә үтерелде.
Хакимият кисәтүгә карамастан оппозиция протестларны дәвам итәчәген белдерде.