Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каддафи гаскәрләре Мисуратка янә һөҗүм башлады


Либиядә Мөәмәр Каддафи гаскәрләре 2 май көнне гыйсьянчылар терәге булган Мисурат шәһәренә янә һөҗүмен башлады.

Соңгы сәгатьләрдә кимендә алты кеше үтерелгән, дистәләрчә кеше яраланган.

Бүген Триполида Либия башлыгының үтерелгән өч оныгының берсен җирлиләр. Хакимият белдерүенчә, алар НАТО көчләре Либия башкаласын утка тоткан вакытта һәлак булган.

Якшәмбе көнне Триполида, әлеге хәлгә каршылык белдереп урамга чыкканнар, бушап калган Британия һәм Италия илчелекләре биналарын җимерүгә кереште. Бу хәлдән соң Британия Либия илчесен илдән чыгарып җибәрәчәген әйтте.
XS
SM
MD
LG