Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 17:43

“Роспотребназдор” оешмасының Татарстан идарәсе башлыгы итеп, 34 яшьлек баш табиб урынбасары, милләте белән рус Марина Патяшина билгеләнде. Татарстанда рус кешеләренә зур җитәкче урыннарга утыру мөмкинлеге бармы?


Шушы көннәрдә “Роспотребназдор” кебек бик күп өлкәләрне контрольдә тотучы оешманың Татарстан идарәсенә моңа кадәр киң билгеле булмаган, милләте белән урыс булган, славян кыяфәтле Марина Патяшина билгеләнде. Ул бу урында озак еллар буе эшләгән Виктор Морозовны алмаштырды.

Әлеге оешма белән 27 ел буе җитәкчелек иткән Виктор Морозовны лаеклы ялга озату һәм яңа җитәкчене билгеләү өчен 30 апрель көнне Мәскәүдән Федераль хезмәтнең башлыгы Геннадий Онищенко килде. Аны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов кабул итте һәм озатып йөрде.

Марина Патяшина моңа кадәр “Тире-венерик авырулар республика клиник диспансеры” баш табибы урынбасары булып эшләгән. Аңа 34 яшь, ул 2000 елда Казан медицина университетын тәмамлаган.

"Роспотребнадзор" оешмасының Татарстан идарәсендә яңа җитәкчене тәкъдим итү чарасы, 30 апрель 2011 ел
Кайбер мәгълүматларга караганда бу урын өчен көрәш каты барган. Пенсия яшенә җиткән Виктор Морозовка алмашка төрле көчләр үз кешеләрен тәкъдим иткән. Мәсәлән, бу урынга Казан шәһәр сәламәтлек идарәсенең элекке җитәкчесе Васил Зыятдиновның билгеләнү ихтималы да булган. Аның намзәтен Федераль хезмәт башлыгы Геннадий Онищенко яклаган.

Морозовның вазифаларын башкаручы итеп аның урынбасары Мидхәт Кәримов эшләп торган. “Бизнес-онлайн” электрон газеты хәбәр иткәнчә, бу тармакта эшләүчеләр җитәкче итеп алар арасыннан берәр кеше сайланыр дип өметләнгән.

Нәтиҗәдә “Роспотребназдор” оешмасының Федераль дәрәҗәдәге башлыгы Татарстандагы идарәгә яшь һәм славян кыяфәтле, милләте белән урыс Марина Патяшинаны билгеләгән.

"Бу рус яшьләре өчен кирәк"

“Татарстанда зур җитәкче урыннарда гел татарлар утыра, урысларга үсеш мөмкинлеге юк” дигән дәгъваларны рус җәмгыятьләре, Казандагы гади урыслар, Мәскәү тарафларыннан да ишетергә туры килә. Мондый белдерүләр Татарстанда соңгы 20 ел буена ишетелеп килә.

Рус мәдәнияте җәмгыяте җитәкчесе Александр Салагаев шундый тәэсирле оешмага рус ханымының билгеләнүен бу мәсьәләдә зур алга китеш дип атамаса да, барыбер мөһим вакыйга дип саный.

Александр Салагаев
“Рус яшьләре монда үзләре өчен тормышта үз урынын табу, үсешкә ирешү өчен мөмкинлек күрми, алар мәктәп, университетны тәмамлагач, китү ягын карый. Шуңа татар телен дә өйрәнергә теләми, болар бер-берсенә бәйләнгән. Мондый билгеләнүләр рус яшьләренә перспектива бирә”, диде “Азатлык”ка рус мәдәнияте җәмгыяте башлыгы Александр Салагаев.

Ул үзе үткәргән тикшеренүгә таянып, республикада урнашу, үзләрен күрсәтү мөмкинлекләре булуына ышанмаган 30% тирәсе рус яшьләре Татарстаннан читкә китәргә тели, ди. Аныңча 17% татар да шул фикердә тора икән.

Җитәкче шәхесе оешмага да нык кына тәэсир итә дип саный Рус мәдәнияте җәмгыяте җитәкчесе Александр Салагаев.

“Рус түрәсе хезмәткәрләрен туплаганда гадәттә балансны саклый, ә татарларда туган-тумачалык көчле. Моның аркасында оешмага кешеләр бөтенләй башка принцип белән җыела”, ди ул.

Салагаев сүзләренчә, татарлар, бигрәк тә авыллардан килгән түрәләр үз тирәсендә туганнар, авылдашлар, курсташларын туплауга өстенлек бирә. “Ә рус милләтендә туган-тумачалык һәм башка шундый дуслык алай ук көчле түгел. Татарстанда үзләренә урын таба алмау турында, руслар гына түгел, рус телле татарлар да әйтә”, ди Салагаев.

Татарстанда зур үрләргә ирешкән урыслар

Республикада күп булмаса да, зур урыннарда милләте белән урыс булган җитәкчеләр бар. 90нчы елларда Татарстанның югары җитәкчелеген Миңтимер Шәймиев һәм Фәрит Мөхәммәтшин гына түгел, Василий Лихачев та вәкиллек итте.

Татарстанда Югары мәхкәмә рәисе итеп 20 елдан артык Геннадий Баранов эшләде. Соңгы елда аны татар кешесе алмаштырды. Республикадагы Конституция мәхкәмәсен һәм Хисап пулатын абыйлы-әнеле Демидовлар җитәкли.

Рәсми мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта Татарстан хөкүмәтенең 28 әгъзасы арасында 4 кеше урыс фамилияле. Аларның берсе – вице-премьер, яшь министр Николай Никифоров.

Федераль оешмаларның Татарстан бүлекләрендә, агентлыклар, комитетлар башында урыс исемнәрен ешрак очратып була.

Думаның үткән чакырылышына “Бердәм Русия” фиркасенең Татарстаннан барасы кандидатлар исемлеге төзелгәндә, бер оешмада эшләгән, киң билгеле булмаган Виктория Черкесованың килеп чыгуы күпләр өчен зур яңалык булды. Аның кинәт Дума депутаты булып китүен яшь, хатын-кыз, урыс булуы белән бәйләделәр.

Татарстанда һөнәр берлекләре федерациясе җитәкчесе булып инде шактый еллар Татьяна Водопьянова эшли. Заманында ул Татарстандагы “Бердәм Русия” фиркасе исемлегендә беренче өчлеккә дә керде.

Татарстандагы Федераль Иминлек хезмәтендә җитәкчене алмаштырганда, Удмуртиядән килгән Евгений Вдовинны куйдылар. Оешманың элекке җитәкчесе Александр Гусев Татарстан Дәүләт Шурасына сайланды, анда рәис урынбасары булып тора.

Сергей Когогин (сулда)
Зур бизнеста һәм сәнәгатьтә дә урыс җитәкчеләре юк түгел. Русиянең иң зур машина төзү ширкәтләренең берсе булган “КамАЗ” оешмасы башында Сергей Когогин тора. Ул Яшел үзән районы белән дә җитәкчелек итте, хөкүмәттә вице-премьер һәм икътисад министры да булып алды. Аның якын туганы Александр Когогин да сәнәгать һәм сәүдә министры булып эшләде.

Казандагы “Элекон” ширкәтенең элекке җитәкчесе Николай Колесовның нинди үрләргә ирешүен дә башкалада онытмыйлар. Ул Амур өлкәсе губернаторы да, хәзер федераль дәрәҗәдә саклану сәнәгатен һәм бизнесын үстерүче оешманы җитәкли, Казандагы ширкәтләр, банклар, биналар хуҗасы.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG