Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстандагы шартлауда дүрт кеше үлде



Пакстанның төньяк-көнбатышындагы Чарсадда шәһәрендә мәчет янында булган шартлау нәтиҗәсендә хатын-кыз һәм өч бала үтлде. Тагын биш кеше яраланды.

Полиция биргән мәгълүматларга караганда, шартлау булган җирдән ерак булмаган урында полиция бүлеге дә урнашкан. Яраланганнарның икесе полиция хезмәткәре. Шартлау нәтиҗәсендә мәчет җимерелгән, полиция бүлеге бинасының бер дивары авып төшкән.

Чарсадда Абботтабадтан 50 чакрымга урнашкан. Абботтабадта әлеге шартлауга берничә сәгать кала АКШның махсус хезмәте “Әл-Каидә” башлыгы Усама бин Ладеннны юк иткән иде.
XS
SM
MD
LG