Accessibility links

Кайнар хәбәр

Равил Бохараев: “Тукай эзләгән гаделлек бармы бездә?”


Равил Бохараев "Азатлык"ның Казан студиясендә
Равил Бохараев "Азатлык"ның Казан студиясендә

Лондонда яшәүче милләттәшебез, Тукай премиясе лауреаты, дөньякүләм билгеле шагыйрь, публицист “Азатлык”ның Казан студиясендә кунакта булып, яңа китаплары һәм соңгы яңалыклары белән таныштырды.


Казанда Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган чараларда катнашудан тыш үзегез дә Татарстанга буш кул белән килмәгәнсез. Яңа гына ике китабыгыз басылган, мактаулы исем дә алгансыз, шулар хакында тулырак сөйләсәгез иде?

– Аллага шөкер, бу бит бер көнлек Туган тел бәйрәме генә түгел, елыбыз Тукайга багышланачак. Милләттәшләребезгә әйтергә теләгән иң зур хәбәр – Тукайның бөтен шигырьләрен инглизчәгә тәрҗемә итеп бетердек. Алга таба аларны Лондонда китап итеп бастыру турында уйлыйбыз.

Инде калган эш-хәрәкәтләргә килгәндә, Аллага шөкер, Петербурда 2 китабым басылды. Икесе дә рус телендә, “Совет чоры хикәяләре” (“Советские рассказы”) исеме үк эчтәлеге турында сөйли. Чөнки хәзер бит бик күп ялган йөри. Ә без ул чорда яшәдек, барысын да күрдек: карасы да булды, агы да. Ләкин, минемчә, без – мөселман кешеләре урта юлдан барырга тиеш.
Равил Бохараевның яңа китаплары


Икенче китап “Башка бүлмәгә хатлар” дип тәрҗемә ителә. (“Письма в другую комнату”). Әлеге хезмәтне бик дәрәҗәле дип саныйм. Чөнки бу ислам дине турында, ничек мин аны аңлыйм, нәрсә ул минем өчен.

Ислам мәдәнияты һәм ислам хисе дигән төшенчәләргә аңлатма табарга була. Шулай ук җыентыкка бик күп иллюстрацияләр керде. Аларны Искәндәр Ногманов – Франциядә яшәп иҗат итүче татар рәссамы ясады.

“Совет чоры хикәяләре”нең тышында Казан урамы сурәтләнгән түгелме?

– Әйе, бу – Яңа бистә урамы, Казан рәссамы Александр Щебенев иҗат иткән иллюстрация. Аның 60 еллык юбилее уңаеннан бик зур күргәзмәсе үтте, шунда күрдем дә әйттем, бир әле миңа Яңа бистәне мәчет белән, дидем. Бик зур рәхмәт үзенә: сүземне тыңлады.

Яңа китапларыгызны Татарстандагы китап нәшриятларында табып буламы?

– Әлегә юк, киләчәктә булыр дип уйлыйм. Пәрәвез аша таба аласыз.

Күптән түгел сезнең Татарстан Фәннәр Академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының шәрәфле докторы исемен алуыгыз билгеле булды. Нинди эшләрегезне аерып атар идегез?

– Безнең татар тарихы, мәдәнияты, рухы турында бик күп китап яздым. Ул хезмәтләрнең яртысына якыны инглиз телендә. Ике зур китабым бар, берсе Алтын Урда шигъриятенә, икенчесе Казан тарихына багышланган. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының барлык эшләремне искә алып, шундый дәрәҗәле исем бирүләренә бик шатмын.

Тукайга багышлап үткәрелгән очрашуларда сез, бөек шагыйрьне бик аз беләбез, аның үзенчәлекле якларын ачып бетерә алмыйбыз әле, дигән фикер әйттегез...

– Беләсезме, Тукайны һәр кеше белә, тик без аның кем икәнен бер дә белмибез. Без хәзер тарихны онытабыз, ул бит берүзе генә булмады, Тукай яшәгән чорда күп шәхесләребез бар иде. Ул – татар ренессансы вакыты. Шул чорны тирәнтен өйрәнсәк, Тукаебыз да башка яктан күренә башлар. Ул бит татар өчен шагыйрь генә түгел, әхлак ягыннан бер символ да. Чөнки ул гаделлек өчен җанын бирде. Бүген карыйк әле: нәрсә эшлибез без, китап чыгарабыз, Корстонда банкет уздырабыз, шигырь бәйрәме... Ә менә шул Тукай эзләгән гаделлек бармы бездә, юкмы?! Бар микән кешелеклелек сыйфатлары, бөтенләй югалдымы икән? Гаделлек өскә чыгармы? Мин шул хакта уйлыйм.

– Сезне Габдулла Тукай премиясе лауреаты дип беләбез. Ул ничәнче елны һәм нинди хезмәтләрегез өчен бирелгән иде?

– 2006 елда ике китабым өчен, шигъри җыентыклар. Берсе – “Очсыз-кырыйсыз поезд”, икенчесе – “Казан карлары”. Анда Тукай турында бик зур поэма керде. Үзенчәлекле ягым дип, тәрҗемә итүемне атар идем. Тукай гына түгел, Муса Җәлил, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, гомумән, татар шигъриятенең шактый шәхесләрен колачлый алдым.

Киләчәктә дә бу эшләрне дәвам итәчәксезме?

– Инша Алла, сау-сәламәт булганда эшләргә иде. Быел – минем өчен бик әһәмиятле ел, чөнки юбилеем якынлаша. Көзен, Алла боерса, 60ны тутырам. Туган җирем Казанга кайтып, октябрьдә гомер бәйрәмемне билгеләп үтәсем килә. Бәлки әле шул вакытларга Татарстанда яңа җыентыгым да дөнья күрер.
XS
SM
MD
LG