Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 05:04

Омскида Җиңү көнендә зиратка барып, каберлекләрне чистарту, мәрхүмнәр рухына дога кылу гадәткә кергән. Быел бу гамәл аеруча оештырылган төстә үтте.

Шәһәр татар милли мәдәни мөхтәрияте һәм “Татар эшлеклеләре клубы” активистлары башлангычы белән 9 май көнне шәһәрнең Чкалов авылы янындагы зиратында кабат өмә оештырылды.

Бу зиратта апрель аенда да өмә оештырылган иде. Ул вакытта өмәдә Омскиның 242-нче хәрби күнегүләр бүлегендә хезмт итүче солдатлар да катнашкан иде. Узганыннан аермалы буларак, Җиңү көнендә оештырылган өмәгә хәрбиләр чакырылмады. Аңа карамастан, зиратта халык бихисап булды. Үз якыннарының каберлекләренә дә, өмәгә генә килүчеләр дә күп иде. Аларны эш кораллары белән тәэмин итү, җыелган чүп-чарны трактор арбасына төяп, чүплеккә ташу бу юлы да оештыручылар тырышлыгы белән булдырылды. Өмәнең тагын бер үзенчәлеге булды, анда көн буена диярлек Коръән аятләре укылды.

Иң элек мәрхүмнәр рухына дога кылынды

Эшне дога белән башлап җибәргәннән соң, күпләр өмәдә катнашкан дин әһелләрен үзләренең туганнарының каберләре янына чакырып, алар рухына багышлап, Коръән аятләре укыттылар. “Хәер Ихсан” мәчете имамы Шамил хәзрәт Мөхәмәтов, бәйрәм көнне оештырылган өмә аеруча саваплы, дип саный.

Билгеле, зират - күңел ачу урыны түгел. Бәйрәм көнендә бирегә килгән кешеләрнең күзләрендә яшь бөртекләре ялтырый иде. Шундыйларның берсе – 80 яшьлек Хәдичә апа Сагеева. Ул әтисенең һәм иренең каберләрен чистартырга килгән.

Өлкәннәр белән бергә зиратны чистартырга кечкенә балалар да килгән иде. Алар да, кулларыннан килгәнчә, эштә катнашырга тырышты.

Балалар да өмәдән читтә калмады

Иртәнге сәгать 8-дә башланган өмә көндезге 2-ләргә кадәр барды. Күп эш эшләнсә дә, еллар буе җыелган чүп-чардан, корып ауган агачлардан 1-2 өмәдә генә тулысынча арыну мөмкин түгел иде. Җыелган халык бу эшне июнь аенда да дәвам итәргә карар кылды.

Өмә тәмамланганнан соң да, татар милли мәдәни мөхтәрияте активистлары таралырга ашыкмады. Алар, бүләкләр алып, кайбер сугыш һәм тыл ветераннарының өйләренә барды, бәйрәм белән тәбрикләде. Ветераннар өчен бу көтелмәгән сөенечле хәл булды. Алар күз яшьләре аша тирән рәхмәтләрен белдерде.

Узган ел ирен - сугыш ветераны Гайнетдин абыйны мәңгелек юлга озаткан, үзе дә сугыш елларында армый-талмый эшләгән, бүгенге көндә 85 яшен тутырган Бану апа Шихова да тәбрикләргә килүчеләргә чиксез рәхмәтле иде.

Бану апа Шихова өендә

“Сугыш ветераннарына дәүләттән төрле яктан ярдәм күрсәтелүе хакында еш сөйләсәләр дә, минем иремә аларны күрергә насыйп булмады. Вәгъдә итсәләр дә, аңа җиңел машина да, фатир да бирелмәде. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр ул, үз йортыбыз белән яшәү сәбәпле, утын ярып, мич якты, чиләкләп су ташыды. Хөкүмәттән җитәрлек ярдәм күрмәде”, ди Бану апа.

Жуков ордены һәм төрле дәрәҗәдәге медальләр белән бүләкләнгән Айтмөхәммәт абый Айтбаев сугыш хәтирәләре хакында сәгатьләр буе сөйли ала. Хәзер дә ул ничек 17 яшендә фронтка эләгүе, анда разведротада хезмәт итүе, 1944 елны фашистларны куып барганда берүзе 13 фашистны әсир итүе хакында искә төшереп алды. Разведкага баргач, ул фашистлар тулы йортка керә, кулындагы гранатаның боҗрасын тартып ала да: “Чыгыгыз, шартлатам”, - дип кычкыра. Фашистлар каршылык күрсәтмичә йорттан чыгалар. Аннары Айтмөхәммәт абыйның иптәшләре килеп җитә. Шунысы да әһәмиятле, яшь солдатның батырлыгы дошманнарны да сокландырмый калмаган. Соңыннан немец офицеры: “Безнең солдатлар да шундый йөрәкле булсалар, без һичшиксез җиңгән булыр идек, дип әйтте”, ди Айтмөхәммәт абый.

Айтмөхәммәт абый Айтбаев кунаклар арасында

Абдулла абый Шәкүров та сугышның беренче көненнән ахырына кадәр булган. Айтмөхәммәт абый кебек разведрота хезмәт итмәсә дә, аңа да “тел” алырга барырга туры килгән, берьюлы ике офицерны кулга алган. “Командирыбыз хәтта “Безгә бер генә тел кирәк иде, дип ризасызлык күрсәтте”, дип исенә төшереп алды Абдулла абый. Ул да сугышта күрсәткән батырлыклары өчен төрле дәрәҗәдәге орден, медальләр белән бүләкләнә.

Шуны да әйтергә кирәк, шәҺәр милли мәдәни мөхтәрияте активы белән ветераннарны хөрмәтләргә “Хәер Ихсан” мәчете имамы Закир хәзрәт Шәрипов та барды. Һәрбер өйдә ул Коръән аятләре укып, дога кылды.

Абдулла абый Шәкүров оныгы белән

Өйдән-өйгә йөрү, ветераннар белән очрашу кичкә кадәр дәвам итте. Шактый арсалар да, татар хәрәкәте активистлары очрашулардан канәгать калды. Ә инде ветераннар турында әйтеп тә торасы юк. Киләсе елларда да мондый очрашуларны дәвам итәргә, ветераннар белән бәйрәм көннендә генә түгел, ел әйләнәсендә очрашып, хәлләрен белеп торырга дигән карарага килде барысы да.

XS
SM
MD
LG