Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузия оппозициясе: Президент очрашуы нәтиҗәсез үтте


Грузиянең оппозиция җитәкчеләре дүшәмбе президент Михаил Саакашвили белән очрашуның нәтиҗәсез тәмамлануын белдерә.

Бер ай дәвам иткән урам җыеннарыннан соң киеренкелекне киметү максатындагы бу сөйләшү тәмамлангач, элекке президент намзәте Леван Гачечиладзе хәбәрчеләргә :"Безнең карашлар тулысынча аерыла", - диде.

Президент белән очрашуда оппозицияне Гачечиладзе, элекке тышкы эшләр министры Саломе Зурабишвили, БМОдагы элекке илче Иракли Аласаниа һәм Милли форум фиркасе җитәкчесе Каха Шартава вәкиллек итте.

Тифлистә 9 апрельдә башланган протест чараларында Саакашвилиның хакимияттән китүен таләп итеп меңнәрчә оппозиция тарафдары катнаша.
XS
SM
MD
LG