Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:26

Тәһранда төрмәдән чыккан журналист Ираннан китәргә мөмкин


АКШта туган Иран журналисты Роксана Сабери кичә Тәһранда төрмәдән чыгарылганнан соң киләсе атнада Ираннан китәргә мөмкин.
Бу турыда аның адвокаты Габдессамат Хөррәмшаһи белдерде.

Иранның аппеляция мәхкамәсе Саберига билгеләнгән төрмә җәзасын 2 еллык шартлы төрмә җәзасына алмаштырганнан соң дүшәмбе Сабери иреккә чыгарылды.

Башта ул Кушма Штатлар өчен күзләү белән шөгылләнүдә гаепләнеп 8 ел төрмәгә хөкем ителгән иде.

Иреккә чыкканнан соң журналистлар алдында чыгыш ясап Сабери үзен төрмәдән чыгарырга ярдам иткән барлык кешеләргә рәхмәт әйтте.

XS
SM
MD
LG