Accessibility links

Русия һәм Япония атом энергия килешүе имзалады


Русия премьер-министры Владимир Путинның Токио сәфәре барышында сишәмбе Япония белән Русия арасында атом энергия хезмәттәшлеге килешүе имзаланды.

Русиянең дәүләт атом энергия идарәсе Росатом башлыгы Сергей Кириенко бу килешү япон технологиясен Русиягә күчерү һәм Япониягә күбрәк атом ягулыгы сату мөмкинлеге бирәчәк диде.

Яңа килешү бергәләп Русиядә һәм Монголия кебек өченче илләрдә уран чыгаруга да мөмкинлек ачачак.

Кириенко килешүләрнең гомуми кыйммәте берничә миллиард долларга җитә диде.

Япония һәм Русия энергия ширкәтләре Көнчыгыш Себердә 2 зур нефть ятмасын бергәләп үзләштерү турында да килешү имзалады.
XS
SM
MD
LG