Accessibility links

Риад Татарстанда ислам мәгарифенә $320 мең бирә


Согуд Гарәбстаны Татарстанда ислам мәгарифенә караган 2 һуманитар проект өчен 320 мең доллар бирә.

Ислам мәдәниятына, фәненә һәм мәгарифенә ярдам вакыфы Согуд Гарәбстанының Русиядәге илчелеге белән шул турыда 2 килешү имзалады.

Моннан тыш Иранның Русиядәге илчесе Риза Садҗани да әлеге вакыфка уртак мәдәни-дини проектларны тормышка ашыру өчен Ирандагы хөкүмәттән тыш хәйрия оешмалары белән элемтәләр урнаштырырга ярдам итәргә теләвен белдергән.

Садҗани белән очрашу барышында вакыф белән Иран арасында хезмәттәшлек килешүе әзерли башлау турында да килешенгән.
XS
SM
MD
LG