Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 15:35

Шолохов: Милиция җәберләгәннәр безгә агыла


Кыйналучылар хәлнең кайда булганын күрсәтә

Кыйналучылар хәлнең кайда булганын күрсәтә

Туган авылында эшләүчеләрне кыйнаган һәм автоматтан атып үтерү белән янаган Тукай районы эчке эшләр бүлегенең элекке башлыгы, полковник Рәмзил Сәлахов та хаман иректә.

Кыйналаган һәм зыян күргәннәрнең адвокаты Ирина Хрунова сүзләренчә, ул әлеге эшкә мөнәсәбәттә Татарстан баш прокуроры Кафил Әмиров җавабын көтә. Бу җавапны алуга ук Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итү мөмкинлеген дә кире какмый.

Ирина Хрунова
“Кызганычка каршы җинаять эше туктатылган. Әмма Сәлаховка зыян күргәннәрдән гафу үтенергә һәм рухый зыянны капларга беркем дә комачауламый бит.

Тикшерү эше барган вакытта ул тулысынча үз гаебен танымаган. “Мин беркайда да бармадым, эш урынымда булдым, дип әйткән.

Эчке эшләр бүлеге башлыгы тикшерүнең ничек барганын яхшы белә бит. Хәзер мобил телефоннан кемнең кайда барганын һәм ниләр сөйләгәнен белү бернинди кыенлык та тудырмый”, ди Хрунова.

Адвокат Хрунова болар барсы да һәм башка дәлилләр дә тупланып бетте, ди.

=
Узган елның ноябрь аенда Сәлаховка каршы кузгатылган җинаять эше, дәлилләр җитәрлек булмау сылтавы белән туктатыла. Бу хәлдән соң Татарстандагы тикшерү комитеты башлыгы Владимир Кришин Казан хокук яклау үзәге вәкилләренә: “Сәлаховка карата кузгатылган эшне туктату карары кире кагылачагын өздереп әйтә алам”, дигән. Бу вәгъдәнең аудио язмасы хокук яклау үзәге вәкилләрендә бар.

Тикшерү мәгълүматларына күрә, нәкъ бер ел элек, 2008 елның 12 маенда Тукай районы эчке эшләр бүлеге башлыгы, полковник Рәмзил Сәлахов Чаллыдан 35 чакрым ераклыктагы туган авылы Боерганга кайтып, андагы эшмәкәр Вәзир Фатыйховта эшләүчеләрне бер рәткә тезеп аларны автоматтан атып үтерү белән яный. Шул көнне үк тагын кич белән исерек килеш Боерганга килеп биш эшчене кыйный.

Бу хәлләр турында зыян күргәннәр сөйләгән һәм аларның күрсәтмәсе тикшерү эшенә дә беркетелгән. Эшмәкәр Вәзир Фатыйхов исә бу хәлләрнең төбендә ришвәт бирергә теләмәү ята, ди.

Вәзир Фатыйхов
“Авылда минем турында ул күп акча түли дигән хәбәрләр чыгарганнар. Шуннан миннән кеше аркылы акча сорау китте. Мин акча бирүдән баш тарттым”, ди Фатыйхов. Шуннан соң әлеге эшмәкәрнең ширкәтен тикшерү эшләре башлана. Кайлардан гына килмәделәр, үсемлекләр экологиясе вәкилләре дә калмады, ди ул.

Эшмәкәр Фатыйховның туган авылында 30 гектарлап чәчүлек җирләре һәм агач эшкәртә торган ширкәте булган. Авылча аны завод дип йөртәләр. Менә шушы заводта калдык постыкларны яндыру, зыян күргәннәр әйтүенчә, авылны төтенгә батыру, полковникның күңелен тагын да ярсытып җибәргән. Милиция хезмәткәрләре биш машинага төялеп Боерганга кайта. Милиция түрәсе яный, автоматтан атып үтерү белән куркыта һәм кичен тагын килеп, исерек килеш әлеге ширкәттә эшләүчеләрне кыйнап та ташлый.

Фатыйхов сүзләренчә, ул көнне аның үзенә дә янаулар булган. “Мин сине бетерәм, уничтожу” дип әшәке сүзләр белән әйтте. Янымда машинада кешеләр бара иде, алар да аптырап китте”. Ул вакыттагы эчке эшләр бүлеге башлыгы бу сүзләрне телефоннан әйткән.

Тикшерү эше башлангач, зыян күргәннәр белдерүенчә, Сәлахов бу хәлләрне йоммакчы булган. Кыйналу турында язган гаризаларын алсалар һәрберсенә 50 мең сум акча да вәгъдә иткән.

Игорь Шолохов
Казан хокук яклау үзәге дөреслекне эзләп бу эшкә кушылмаган булса, бәлки Сәлахов хаман да түрә булып утыруын дәвам итәр иде. Үзәк җитәкчесе Игорь Шолохов әйтүенчә, соңгы вакытта аларның мөрәҗәгатьләре дә уңай нәтиҗә бирмичә, гел йомыла бара икән.

“Хокук саклау оешмалары вәкилләре тарафыннан җәберләнгән, кыерсытылган һәм кыйналганнар ташкыны безгә килүен дәвам итә. Әмма бер генә җинаять эшенең дә мәхкәмәгә җибәрелгәне булмады. 2007 елның октябрь аеннан бирле барлыгы 19 хәлгә җинаять эше кузгатылмады. Без шикаять белдерәбез, мәхкәмә алды тыңлауларында бу эш карала, әмма аны дәлилләнмәгән дип белдерә киләләр”, ди Шолохов.

Аның сүзләренчә, эчке эшләр идарәсендә үзләренең тикшерү комитетлары булдырылгач, ваемсызлыклар күбәеп киткән. Милициянең канун бозуы, кешеләрне кыйнавы яки башка тәртипсезлекләре турында зыян күргәннәр язган гариза еллар буе тузан җыеп ятарга мөмкин. Ә хокук яклау үзәге әлеге хәлләр уңаеннан үз мөрәҗәгатен белдерә башласа, дәлилләнмәгән дип бу эшкә нокта да куярга күп сорамыйлар икән.

Татарстан эчке эшләр идарәсенең мәгълүмат һәм җәмәгатьчелек белән бәйләнеш бүлеге башлыгы урынбасары Андрей Галиәкбәров сүзләренчә, милиция хезмәткәрләренә каршы башланган җинаять эшләренең 90 проценты үзләренең иминлек идарәсе тарафыннан кузгатыла икән. Бу безнең таләпләргә җавап бирмәгән хезмәткәрләрдән котыла бару турында сөйли, ди Галиәкбәров. Соңгы бер ел эчендә күпме милиция хезмәткәренең җаваплылыкка тартылуы турында өздереп әйтә алмады ул. Мин бу очрашуга әзерләнеп килмәдем, диде.

Узган елның 10 ноябреннән бирле Тукай районы эчке эшләр идарәсенә башка кеше җитәкчелек итә. Галиәкбәров әйтүенчә, Сәлахов пенсиягә китү өчен рапорт язган. Русия милициясендә пенсиягә китү дә “җиңел генә түгел”- ул ялларын да алырга, шулай ук сәламәтлеген тикшереп дәваланырга тиеш икән әле.

Җинаять эше кузгатылырмы, юкмы ансы әлегә ачык кала.

Сәлахов эшенә багышланган матубгат очрашуын Казан хокук яклау үзәге үткәрде.

XS
SM
MD
LG