Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәссам Эрот Зарипов вафат


Эрот Зарипов һәм Рифкәт Вахитов
Эрот Зарипов һәм Рифкәт Вахитов

Ул халык күңеленә графика остасы һәм күп кенә күренекле татар шәһесләренең портретларын ясаучы буларак кереп калыр.

Эрот Зарипов үзенең бер шәхси күргәзмәсен моннан берничә ел элек XX гасырда яшәгән һәм хәзер дә исән булган төрле тармакларда эшләп үзләреннән тирән эз калдырган күренекле татарларга багышлаган иде. Алар арасында язучылар, актерлар, режиссерлар, рәссамнар, тормышларын фәнгә багышлаучылар да бар иде.

Гомумән, рәссам күрнекле татар шәхесләрен үз итте, дип белдерә сәнгатькәрләр. Каюм Насыйри, Гали Чокрый һәм башкаларның да кабатланмас образын тудырган ул. Аның әлеге рәсемнәр җыелмасы “Татар мәгърифәтчеләре” дип атала.

Илдар Юзеевның “Пони малае” китабы да Эрот Зарипов рәсемнәре белән бизәлә.

Эрот Зарипов 1938 елда Башкортстанның Янаул районындагы Ямады авылында туа. 1965 елда Украинаның Федоров исемендәге институтның графика факультетын тәмамлый. 1966 елдан Татар китап нәшриятының техник редакция бүлегенә җитәкчелек итә. 1985 елда аңа Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән исем бирелә.
XS
SM
MD
LG