Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 21:29

Татарстанга алдынгы илләрнең берсенә әйләнеп килгән Кытай гына түгел, ә анда яшәүче татарлар да тартыла.

Кытайда туып үсеп хәзер Казанда белем алучы татарлар Татарстан дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашты. Бер сәгатькә сузылган әңгәмә, Кытайдан килүче татарларның урысча белмәүләрен исәпкә алып, бары татар телендә генә барды. Универсиаданың Кытайда да, Татарстанда да узуы кечкенә генә Татарстанның Кытайдан калышмавын күрсәтә, ди Фәрит Мөхәммәтшин.

Кытайда яшәүче татарларның Казан белән элемтәләре 2003 елда җанланып китә. Татар балаларын Татарстанда укытуны президент Миңтимер Шәймиев күтәреп чыга. 2005 елда 32 студент Казан дәүләт технология университетында урыс һәм татар телләрен өйрәнә. Ә 25 кешедән торган икенче төркемнең килүенә ике атна чамасы. Болары исә Казан дәүләт университетында шулай ук телләр үзләштерә.

Кытайдан килүче татар яшьләре
Очрашу барышында Русия белән Кытайның һәрвакыт яхшы мөгаләмәдә яшәве искә алынды. Татарларның Кытай иленә күчеп китүенә дә үзара мөнәсәбәтләрнең уңай булуы тәэсир иткән, ди Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров.

Аның әйтүенчә, 19 гасырның икенче яртысында анда татарның сәләмәләре китмәгән. “Булганнары, мал сатучылар, чит илләргә барып үзенең сәүдәсен булдыра алырлыклары Кытайда төпләнеп калган. Биредә утыручы яшьләрне дә алдынгы татарларның дәвамчылары дип карарга кирәк. Татарстан уку йортларында белем алучы студентларга татар халкының рухи байлыкларын да саклавын телим. Үзләрендә сакланган мирасны безгә күрсәтеп, югалтканын яңадан Казанда булдырсыннар. Әйтергә кирәк, ә рухи байлык Казанда туплана”, диде ул.

Ринат Закиров Кытайда яшәүче татарларның милли гореф-гадәтләрне саклаулары турында бер мисал да китерде.

“Кытайның Колҗа шәһәре уртасында зур имәннәр үсеп утыра. Аларны әлеге студентларның бабалары 20 гасырның башында Идел буеннан алып китеп утырткан була. 20 гасырның уртасында шәһәр хакимияте имәннәрне кисәргә теләгән. Әмма халык күтәрелеп чыгып, бу безнең бабаларыбызның ядкаре дигәч, агачларны калдыралар. Бу гамәл буыннарның яшәвен күрсәтә”, ди Ринат Закиров.

Тарихчы Миркасыйм Госмановны Кытайда яшәүче татарларның рухи атасы дип йөртәләр. Галим үзе дә әлеге студентлар кебек Казанга укырга килгән.
Ринат Закиров, Фәрит Мөхәммәтшин, Разил Вәлиев


“Берәрегез вокзалда кундымы? Юк. Иртә белән торып, кая барыйм икән, бер танышым юк дип уйланып тордымы? Юк. Сезне Татарстанга оештырып алып килделәр, биредә кочак җәеп каршы алдылар”, ди Миркасыйм Госаманов.

Миркасыйм Госманов фикеренчә, укырга теләмәүчеләр Татарстаннан кайтып китәргә тиеш. Беренче килүчеләр арасында да сәяхәт кылырга теләүчеләр дә булган.

Укырга теләмәүчеләргә кайтып китегез, дип якташыгыз буларак кистереп әйтәм, ди галим.

Миркасыйм Госманов Кытай парламенты депутаты Абдулла Аббаска Казанда Кытай илчелеген булдырырга тәкъдим итте. Әлеге эш эшләнсә, Кытайга баручылар күбәер иде дип әйтә. Чөнки аннан соң рөхсәт алыр өчен Мәскәүгә 4-5 мәртәбә барып торырга туры килмәячәк.

Кытай парламенты депутаты, галим Абдулла Аббас исә, әлеге тәкъдимне Кытай хакимиятенә әйтәчәкмен, диде. Шул ук вакытта ул Татарстанда татарлар өчен эшләнелеп бетмәгән гамәлләргә дә тукталды. “Яңа гасыр” каналында татарча тапшырулар бик аз, канал саф татарча гына эшләргә тиеш, диде ул.

Миркасыйм Госманов
Татарстанга татар укучыларын китерүне оештырган Торсынтай Галиев ана телендә белем алырга мөмкинлек биргән өчен Татарстанга рәхмәтен белдерде.

“Безнең төп максатыбыз – татар телен киләсе буыннарга мирас итеп калдыру. Тел югалса, милләт тә бетә”, ди ул.

Колҗа шәһәреннән укырга килгән Вәлиулла Хисамов әйтүенчә, Татарстанда яшәүче күп татарлар татарча белсә дә туган телендә сөйләшми.

Әмма араларында татарча аралашучылары да бар. Алар белән рәхәтләнеп туган телдә сөйләшбез, ди Вәлиулла Хисамов.

XS
SM
MD
LG