Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дуңгыз кизүе белән авыручылар 5250-гә җитте


Дөньяда дуңгыз кизүе белән авыручылар саны 5 меңнән артып китте.

Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы белдерүенчә, 30-лап илдә барлыгы 5250 авыру теркәлгән.

Шуларның яртысы диярлек Кушма Штатларда. Анда дуңгыз кизүеннән 3 кеше үлде.

2 меңнән артык авыру Мексикада. Анда инде 58 кеше үлгән.

Кытайда тагын 1 кешенең дуңгыз кизүе белән авыру-авырмавы тикшерелә.

Кытайда инде авыру дип шикләнелгән 349 кеше изоляцияләнде. Алар арасында чит ил кешеләре дә бар.
XS
SM
MD
LG