Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә халыкларга ни кайтарылыр?


Кырым татарлары сөргенгә куылуның 65 еллыгы уңаеннан, искә алу чараларына әзерләнә. Урыс булмаган башка кайбер халыклар үз хокуклары мәсьәләсен күтәрә.

Русиядә репрессияләнгән халыклар берлеге оешты. Элиста шәһәрендә узган берлекнең беренче җыенына барлыгы 6 халык – калмык, чечен, ингуш, балкар, карачай һәм Идел буе алманнары килгән иде.

Яңа оешма Русиядән сөргенгә куылган халкы өчен гафу үтенүне, мәдәни мирасны кайтаруны һәм җирләрен кире бирүне таләп итә.

Билгеле булганча, дөнья сугышыннан соң йөзләгән мең кырым татары, калмык, чечен, ингуш, балкар, карачай, мәсхәт төрекләре – урыс булмаган һәр милләт диярлек – түрәләрнең уйланмаган сәясәте аркасында сөргендә корыла.

Корбаннарга килгәндә, төрле саннар китерелә. Кайбер тарихчылар әйтүенә караганда, сәяси золым, сөрген сәясәте, колхозлаштыру кампаниясе нәтиҗәсендә 50-нче еллар уртасына кадәр барлыгы 50 миллион чамасы кеше үлгән. Галимнәр сүзләренчә, бу кампанияләр шул кадәре киң күләмле булган ки, корбаннарның төгәл санын, золым ияләрен, аларның чын ниятләрен ачыклап бетерү мөмкин дә түгел.

Берлек исә репрессиягә эләккәннәрне аклау турындагы канунының тулаем үтәлүен таләп итмәкче.

“Сәяси золым корбаннары турындагы канун тулысы белән тормышка ашырылсын өчен без бергәләшеп эшләргә тиеш”, ди карачай халкы вәкиле Далхат Касаев.

Алар тартып алынган музей-мәдәни мирас кыйммәтләре һәм репрессиягә кагылышлы документлар халыкларга кире кайтарылырга зарур дип саный.

“Репрессияләнгән халыкларны аклауга ярдәм итү” фондының калмык бүлеге башлыгы Аркадий Горяев сүзләренчә, сөргенгә куылганда халыкларның күп кенә мирасы югала.

“Хәзер алар Мәскәү, Петербур, Ставрополь, Томски музейларында саклана һәм аларны һич кенә дә кайтарырга җыенмыйлар”, ди ул.

Моннан тыш Горяев киредән авылларга үз тарихи исемнәрен бирүне таләп итәчәкләрен әйтә.

“Тартып алынган йортлары өчен дә калмыкларга бары 10 мең сум гына бирделәр. Чын үз бәясен кайтарырга тиешләр”, ди Горяев.

Моннан тыш Калмык җирлеген киредән торгызганда икътисади яктан бай һәм су янында урнашкан ике районы Әстерхан өлкәсенә калган. Шул сәбәпле аларның төп проблемалары булып су мәсьәләсе кала. Чөнки алар эчә торган су бик начар һәм зарарлы икән.

Калмыклар үзләренең Приморский һәм Долбанский районнарын кире кайтаруны таләп итәргә уйласа, ингушлар хәзер Төньяк Осетиягә караган Пригородный районы өчен көрәшергә уйлый.

Ләкин репрессияләнгән халыклар берлеге төп проблема милек кайтаруга гына бәйле булмавын искәртә. Алар фикеренчә, аклау турындагы канун кабул ителгәнгә инде 18 ел булса да, халыкларга карата кылынган җинаять өчен хакимияттән беркем әле дә гафу үтенгәне юк.

Әмма этносәяси һәм төбәк тикшеренүләр үзәге җитәкчесе Эмиль Паин әйтүенчә, Русиядә җирләрне кире кайтару мәсьәләсендә уңышка ирешүгә инде мөмкин түгел. Һәм аклану турындагы канун кабул ителүне дә ул инде гафу үтенү дип атарга була, ди.

Кырым татарлары әлеге проблема белән инде күптән таныш.
1944 елда Сталин фәрманы белән 200 меңгә кадәр кырым татары Кырымнан куылган. 1980-нче еллар ахырында алар ватанына кайта башлады.

Быел 18 майда кырым татарларының сөргенә куылуының 65 еллыгы нисбәтеннән, Ак мәчеттә Украина иминлек хезмәтенең күчмә утырышы узачак. Анда советлар берлеге заманындагы диктатор режимы вакытында атып үтерелгән кырым татарының 60 зыялысы турындагы архив эшләре нөсхәләре кырым татарлары җәмгыятенә тапшырылачак.
XS
SM
MD
LG