Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү: Энергия көрәше сугышларга китерә ала


Мәскәү кирмәне әзерләгән яңа хисапта киләчәктә энергия чыганаклары өчен каты көндәшлек көтелә, бу Русия чикләрендә хәрби низагъларга китерә ала диелә.

Русия президенты Дмитрий Медведев имзалаган бу документ президентның Иминлек шурасы интернет сәхифәсенә чыгарылган.

Анда илнең иминлегенә янаучы төп куркынычлар һәм хөкүмәтнең 2020 елга кадәрге төп максатлары билгеләнә.

Документта дөньяда энергия чыганаклары, шул исәптән Якын Көнчыгыштагы, Баренц диңгезендәге һәм башка арктик төбәкләрдәге, Каспийдагы һәм Үзәк Азиядәге чыганаклар өчен көрәш көтелә диелә.
XS
SM
MD
LG